Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсы җирлектә кеше арта?

Тукай районында яшәүчеләр саны турында төгәл мәгълүматны без 2021 елның апрель аенда узачак җанисәптән соң белә алачакбыз.

Росстат мәгълүмат-ларына караганда, 2020 елның 1 январена Тукай районында яшәүчеләр 42 511 кеше булган. Январь-ноябрь айлары өчен күрсәткечләр түбәндәгечә: 303 бала туган; үлүчеләр – 552 кеше; районга күчеп килүчеләр – 2148 кеше; күчеп китүчеләр – 905 кеше. Шулай итеп, 2020 елның 11 аенда халык саны 994 кешегә арткан, нигездә күчеп килүчеләр хисабына.
Авыл җирлекләре җиткергән мәгълүматлар буенча, 2021 елның январь аена Тукай районында яшәүчеләр саны 46 мең кешедән артып киткән. Халык саны арту Әҗмәкәй, Бәтке, Круглое Поле, Кече Шилнә, Түбән Суыксу, Яңа Троицкий авыл җирлекләрендә күзәтелә.
Ә менә районда яшәү-челәр саны турында төгәл мәгълүматны без 2021 елның апрель аенда узачак җанисәптән соң белә алачакбыз. Халык санын алуда Россия территориясендә даими яшәүче (гражданлыгы нинди булуга карамастан), вакытлыча читтә яшәүче, шулай ук яшәү урыннары чит илдә булып та Россия территориясендә вакытлыча торучылар арасында үткәрелә. Кеше тәүлек дәвамында кайда күбрәк төнге ялын уздыра, шул аның гадәти яшәү урыны санала. Сораштыруда 14 яшьтән өлкәнрәкләр үзләре катнаша ала, ә кечерәк балалар өчен әти-әниләре җавап бирә.
Халык санын алу барышында сораштыруда катнашу өчен бернинди документ та кирәкми, барлык мәгълүмат җавап бирүченең сүзләреннән теркәлә. Мәгълүматлар закон белән саклана һәм гомумиләштерелгән вакытта бернинди исемнәр күрсәтелми. 
Халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2021 елның октябрь аенда билгеле булачак.  

Гөлназ Шәйхуллина, 
Яр Чаллы дәүләт статистика бүлеге башлыгы урынбасары.

/ Фото Яр Чаллы дәүләт статистика бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев