6 февраль 2021 яңалыклары
-
Абруйлы хәзрәт
Бер гасыр элек дүрт мәхәлләле Бикләндә мәчет манарасыннан биш вакыт намазга азан әйтелгән, мәдрәсәдә халыкка дини-шәргый гыйлем бирелгән. Утызынчы елларда, репрессияләр башлангач, зыялылар, укымышлы муллалар, мөгаллим-мөдәррисләрнең кайсын атканнар, кайсын сөргенгә сөргәннәр, шомлы «җил»ләр мәчет манараларын аударган. Шул рәвешле илебез алтмыш еллык рухи караңгылыкка чумган. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап меңләгән сала һәм кала күгендә мәчет манаралары калыкты, мөкатдәс азан яңгырый башлады. 1990 елда Чкалов исемендәге колхоз рәисе Бикләндә мәчет салу турында карар кабул итә. Тиз арада җиң сызганып эшкә дә керешәләр. 1995 елның маенда авылда мәчет ачыла һәм чирек гасырдан артык авылга иман нуры тарата. Шул вакыт аралыгында үскән яңа буын намаз әһеле булып җитешкән, җомгага йөрүчеләрнең күпчелеге – яшьләр.
-
Кайсы җирлектә кеше арта?
Тукай районында яшәүчеләр саны турында төгәл мәгълүматны без 2021 елның апрель аенда узачак җанисәптән соң белә алачакбыз.
-
Район Советының VI утырышы
Көн тәртибендә: 1. 2020 елда Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында.