Абруйлы хәзрәт
Бер гасыр элек дүрт мәхәлләле Бикләндә мәчет манарасыннан биш вакыт намазга азан әйтелгән, мәдрәсәдә халыкка дини-шәргый гыйлем бирелгән. Утызынчы елларда, репрессияләр башлангач, зыялылар, укымышлы муллалар, мөгаллим-мөдәррисләрнең кайсын атканнар, кайсын сөргенгә сөргәннәр, шомлы «җил»ләр мәчет манараларын аударган. Шул рәвешле илебез алтмыш еллык рухи караңгылыкка чумган. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап меңләгән сала һәм кала күгендә мәчет манаралары калыкты, мөкатдәс азан яңгырый башлады. 1990 елда Чкалов исемендәге колхоз рәисе Бикләндә мәчет салу турында карар кабул итә. Тиз арада җиң сызганып эшкә дә керешәләр. 1995 елның маенда авылда мәчет ачыла һәм чирек гасырдан артык авылга иман нуры тарата. Шул вакыт аралыгында үскән яңа буын намаз әһеле булып җитешкән, җомгага йөрүчеләрнең күпчелеге – яшьләр.
Мобиль мулла!
Районда билгеле бер җитәкче Мөдәфис хәзрәтнең холык-фигылен сыйфатлап шулай ди. Күпләр: «Пенсиягә чыккач дини гыйлем алырмын, намазга басармын», – ди. Мөдәфис Сабит улы Ахунов бүгенге эшне иртәгәгә калдыра торганнардан түгел. Пенсия яшенә җитүен көтеп тормый, Яр Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсенә укырга керә, 2006 елны – 51 яшендә аны уңышлы тәмамлый. Диния нәзарәте, бик яхшы укуын исәпкә алып, Мөдәфис Ахуновны хаҗга юллама белән бүләкли. Шул ук елны, Биклән халкы үтенеп сорагач, мәчеттә имам вазыйфасын алып бара башлый. 2009 елда тормыш иптәше – 46 ел буе Яр Чаллы мәктәпләрендә укытучы булып хезмәт куйган Әнисә ханым белән авылга бөтенләй күченеп кайталар.
– Пенсиягә чыкканыма биш ел, бер минут эшсез торганым юк. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип борынгылар белеп әйткән. Иртәнге намаздан ястүгә кадәр эше дә эшләнә, намазлар да укыла, оныклар кайтса алар белән аралашырга да җай табасың. Сәламәт кешегә эш шатлык кына китерә. Өч ел элек мәчеткә янкорма төзеп куйдык. Рафис Мостафин төзелеш эшләрен башкару өчен байтак акча бирде. Җылы, якты бүлмәдә ике төркемдә хатын-кызлар һәм бер төркем балалар дини гыйлем ала. Рамазан аенда шул бүлмәдә ифтарлар үткәрәбез. Сәрия белән Өлфәт Гыйльмановлар аш бүлмәсенә кухня гарнитуры, идәнгә җәю өчен паласлар бүләк иттеләр. Халыктан кергән сәдака мәчетне тотуга киткән чыгымнарны каплый. Яныңда сине аңлаучы, булышырга әзер торучы кешеләр булганда әле анысын, әле монысын эшлисе килеп тора, – дип сөйли Мөдәфис Ахунов.
Кешене изгелеккә өндәүче вәгазеңне үтемле итү өчен яхшы мөгамәлә урнаштыра белү, сабырлык – имамнарга аеруча кирәкле сыйфат.
– Мөдәфис хәзрәт гаделлеге белән халык ышанычын яулады, игелекле эшләре белән хөрмәт казанды, – ди Бикләндә яшәүчеләр. «Биклән тарихы» һәм шигырь китаплары белән авылдашларына һәм үз җирлегенә дан җырлаган Рәзинә Сәетгәрәва: «2006 елда Биклән халкы Мөдәфис Ахуновны мәчет имамы итеп бертавыштан сайлап куйды. Бикләндә һәм тирә-як авылларда дини йолаларны җиренә җиткереп үтәү өчен вакытын, көчен кызганмый. Халык арасында яхшы даны таралган имамны Яр Чаллы халкы да никах, бәбәйгә исем кушу кебек дини мәҗлесләргә, Коръән ашларына дәшә. Вәгазьләре күңелгә ятышлы, сорауларга аңлаешлы итеп җавап бирү сәләтенә ия. Шундый муллабыз булу зур бәхет!» – ди. Мөдәфис Ахуновның дүрт оныгы да: «Бабаебыз шәп безнең!» – диләр. Әнисә ханым белән Мөдәфис хәзрәт бер-берсен күз карашыннан аңлап яшиләр.
Кеше бер кадак какканда үзең бишне как!
Халкыбыз кыр-үзәннәргә, елга-чишмәләргә, тауларга гүзәл исемнәр бирергә бик маһир! Бикләндә челтерәп агучы чишмәләрнең исеме генә дә шуны раслап тора. Ә ул чишмәләрне «кеше иткәнче», исемен җисеменә лаек дәрәҗәгә җиткергәнче авыл имамына саллы хезмәт куярга туры килгән. Тормыш, яшәеш чыганагы булган, халыкның рухын баеткан «Сабантуй чишмәсе»н 2017 елны, нәкъ бер елдан «Чүрмәнтәй», 2020 елны «Мәхәббәт чишмәсе»н ачу тантанасына башкаладан, Яр Чаллыдан кунаклар килә. Дистә еллар ләмгә күмелеп, чүп-чардан «тыны кысылып» яткан табигать хәзинәсенең сулышын ачу, «дәвалау» өчен күңелең бай булу белән беррәттән кулыңның эшкә ятып торуы һәм кесәңдә сәмәнең булу да кирәк. Мәчет белән бәйле эшләрне ир-егетләр изге ният белән башкаралар.
Авылның имамы үткен, уңган булганга күрә дә мәчетнең эче-тышы көлеп, зират ялт итеп, чишмәләр челтерәп агып тора. Хәзрәтнең тыйнаклыгы сөйләмендә чагыла, игелекле эшләр турында сүз барганда һәрвакыт: «Егетләр булышты, Телефоннан хәбәр итүгә егетләр җыелышып киләләр дә, эшкә дә тотына. Кеше бер кадак какканда үзең бишне каксаң эш үрчемле була. Чишмәне төзекләндергәндә үз хисабыма 30 капчык цемент алып кайттым», – ди игелекле эшләр башында торган имам.
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!»
– Мөселман зираты – авылның йөзен сыйфатлый торган урын. Менә шуны аңлый торган кешеләр бар. Рафис Мостафин әти-әнисенең, апасының каберен зиярат кылырга дип каберстанга кергәч, картайган, корыган һәм артык биек булып үскән агачларның күплегенә шаккаткан. «Зиратны чистартуга киткән чыгымны үз өстемә алам», – диде һәм сүзендә торды. 2019 һәм 2020 елда алты-җиде кеше бер ай буена агачларны кисеп, урнаштырып куйдылар. Дамир Вәлиуллин да акча бирде. Юмарт мөселманнар биргән акча бәрәкәтле булды – агачларны кисү өчен пычкы, үлән чапкыч, ягулык-майлау материалы – барлык кирәкле әйберләрне сатып алырга да җитте. Кыш айларында кабер казу өчен электростанция, отбойный чүкеч сатып алдым. Мәчеткә йөрүче ир-егетләр белән зиратның әйләнә-тирәсенә 519 метр койма тоттык. Зиратка койма тоту эшен өлешчә үзара салым акчасына башкардык. Авылыбызда үз техникасы булган шәхси эшмәкәрләр бар эштә дә булышалар. Илмир Сәетгәрәев үз транспорты белән даими ярдәм итә. Авылдашларның, һәрбер кешенең матди ярдәме, хезмәтләре гамәл дәфтәрләренә савап булып языла. Барыбызга да изгелекләр кылып яшәргә язсын», – ди авылның мөхтәрәм кешесе Мөдәфис хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев