Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Канада татары: “Үземне һәр яклап татар теле чолгап алуына мохтаҗмын“

Бөтендөнья татар конгрессының VI Корылтае делегаты Канада татары Әмир Мәсхүд улы Җиһаншинга уй-фикерләре белән уртаклашуын сорап мөрәҗәгать иттек. Әмир әфәнде Ташкент шәһәрендә туган. Бүгенге көндә Канаданың Торонто шәһәрендә Microsoft проектлар төркеме җитәкчесе булып эшли, "Берлек" татар җәмгыятенең яшьләр лидеры булып тора. "Якты юл" газетасы хәбәрчесенә ул Корылтайга нинди ниятләр белән...

Бөтендөнья татар конгрессының VI Корылтае делегаты Канада татары Әмир Мәсхүд улы Җиһаншинга уй-фикерләре белән уртаклашуын сорап мөрәҗәгать иттек. Әмир әфәнде Ташкент шәһәрендә туган. Бүгенге көндә Канаданың Торонто шәһәрендә Microsoft проектлар төркеме җитәкчесе булып эшли, "Берлек" татар җәмгыятенең яшьләр лидеры булып тора. "Якты юл" газетасы хәбәрчесенә ул Корылтайга нинди ниятләр белән килүен бәян итте:

- Минем белән элемтәгә чыгуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Корылтайга беренче тапкыр баруым. Моңа кадәр Яшьләр форумында катнашкан идем. Үземнем тарихи Ватаныма янәдән килү мөмкинлеге булуына мин бик шат. Туган җиремнең тормышның төрле өлкәләрендәге уңышлары хисабына чит илләрдә казаныш яулавы белән мин чиксез горурланам. Биредә, Канадада, Татарстан һәм Казан турында бик күпләрнең ишеткәне бар, бик күпләр Ватаным турында белә.

Бөтен дөньядан җыелган татарлар белән аралашырга, фикер алышырга телим. Газиз татар мохитенә чумасым, татар музыкаларын ишетәсем килә. Үземне һәр яклап татар теле чолгап алуына мохтаҗмын. Бары чит телле башка илдә яшәп кенә, үз туган җиреңдә үз ватандашларың белән аралашуның ни кадәр мөһим, ләззәт һәм тансык икәнен аңлыйсың. Казанга мин җөһүриятебезнең уңышларын күрү, дусларым, танышларым белән очрашу өмете белән киләм. Үз Ватаным өчен ихластан шатланасым һәм үзебезнең Татарлар булуыбыз белән чын күңелдән горурланасым килә.

Ерак Канададан килеп, шәхсән мин үзем дә башкалар өчен милләтебезне үстерүдә этәргеч булырмын дип уйлыйм. Әгәр безнең һәрберебез милләт, халык өчен бер тамчы гына булса да файда эшли алса, без тагын да тизрәк үсә һәм камилләшә барачакбыз, дип ышанам мин.

Әңгәмәдәш - Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев