27 июль 2017 яңалыклары
-
Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат
Бу хәбәрне Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады. Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады. Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган. Хәния Фәрхинең репертуарында...
-
Солянка РЕЦЕПТ
2 кило кәбестә, 2 кило помидор, 1 кило суганны турыйбыз, 1 кило кишерне кыргычтан уабыз. Шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 15 данә кара борыч, 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез. Теләгән кешегә солянкага гөмбә дә салырга...
-
Чебен-черкидән саклануның 11 төрле ысулы
1.Ванилин Ванилинны балалар кремы белән 1:10 пропорциясында бутарга һәм тәннең барлык ачык урыннарына ышкып чыгарга кирәк. Шулай ук ванилинны су белән болгатырга, ә аннары шул суны тәннең ачык урыннарына һәм киемгә бөркергә мөмкин. 2. Әнис, канәфер, рәйханның эфир майлары Әнис, канәфер, рәйхан, эвкалиптның эфир майлары черкиләрне куркытырга ярдәм итә. Әгәр...
-
Бәтке мәктәбе укучылары үз куллары белән чәчәклек ясадылар
Экология елы уңаеннан Бәтке мәктәбенең 4 «Б» сыйныфы укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре Тамара Ивыгина, шулай ук балаларның әти-әниләре мәктәп территориясендә чәчәкләр клумбасы ясадылар.
-
Канада татары: “Үземне һәр яклап татар теле чолгап алуына мохтаҗмын“
Бөтендөнья татар конгрессының VI Корылтае делегаты Канада татары Әмир Мәсхүд улы Җиһаншинга уй-фикерләре белән уртаклашуын сорап мөрәҗәгать иттек. Әмир әфәнде Ташкент шәһәрендә туган. Бүгенге көндә Канаданың Торонто шәһәрендә Microsoft проектлар төркеме җитәкчесе булып эшли, "Берлек" татар җәмгыятенең яшьләр лидеры булып тора. "Якты юл" газетасы хәбәрчесенә ул Корылтайга нинди ниятләр белән...
-
Мини-футбол буенча ярышлар үтә
29 июль көнне сәгать 10да Комсомолец поселогының универсаль спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча зональ этапның ачык турниры үткәрелә. Комсомолец авыл җирлеге башлыгы кубогына Комсомолец, Әҗмәкәй, Боерган, Калмаш, Кнәз, Калмия, Күзкәй, Кече Шилнә, Новотроицкое, Иске Абдул, Сәмәкәй, Иске Дөреш, Теләнче Тамак, Шилнәбаш, Яңа Бүләк авыл җирлекләреннән килгән ир-атлар командалары көч сынашачак. Катнашучыларның...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 27 июль көнне, Тукай районында болытлы һава. Кичкә таба аяза. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 25 градус җылы, төнлә +16 градус. Җил тизлеге секундына 2-3 метр. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, иртәгә һәм ял көннәрендә 28 градус җылылык көтелә, якшәмбе исә яшенле яңгыр күрсәтә.
-
Җырчы Илназ Ханәфиев: "Мине Наил Табанаков хатынлы итте!"
Узган елгы җәйдә татар эстрадасында бейби-бум булды, ягъни шактый артистның бәбие туды. Быел исә эстрадада - никах-туйлар елы. Бу көннәрдә җырчы Илназ Ханәфиев та башлы-күзле булды! Илназ сөйгәне Альбина белән никах укытты. - Альбина - Татарстанның Биектау районыннан, ул да җырлый. Аны Наил Табанаков концертыма алып кайткан иде. Алар бергә...