Бәтке мәктәбе укучылары үз куллары белән чәчәклек ясадылар
Экология елы уңаеннан Бәтке мәктәбенең 4 «Б» сыйныфы укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре Тамара Ивыгина, шулай ук балаларның әти-әниләре мәктәп территориясендә чәчәкләр клумбасы ясадылар.
Март аенда ук укучылар чәчәкләр клумбасы булачак урынга төрле-төрле чәчәк орлыклары утырттылар. Май аенда исә без, ата-аналар коллективы белән бергәләп, чәчәклекләр эскизын ясадык. Балаларның һәрберсе дә утырткан чәчәкләрен карады, көн саен сулар сипте. Әлеге проект тормышка ашсын дип күпме хезмәт башкарылды: укучылар белән без чәчәкләрне бергә утырттык, су сиптек, ашламалар керттек, чүп үләннәреннән утап тордык. Быелгы ел үзенең матур һава торышы белән шатландырып тормаса да, күзләрне иркәләүче, көн саен яңа чәчәкләре белән сөендерүче чәчәклегебез бар безнең! Моннан тыш мәктәп территориясе дә матурланып, җанланып китте. Көз көне орлыкларны җыеп алып, икенче елга да «матурлык» чәчәргә планлаштырабыз. Форсаттан файдаланып, укучыларга да, аларның тырыш әти-әниләренә дә олы рәхмәтләрне җиткерәсе килә, дип хәбәр итәләр безгә Бәтке авылы мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев