Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Качмануда чистарындык 

19 январьда православие динендәге райондашлар Качману бәйрәмен билгеләп үтте. 18 январьдан 19ына каршы төндә чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йолалары башкарылды. Төнге 12 тулгач Качману коенулары башланып китте. Бәкедә суга коенып чыгу бик күп гөнаһлардан арындыра, күңелне чистарта, күп төрле чирләрдән дәвалый дигән ышану яши. Район территориясендә дүрт купель эшләде. Купельләр Белоус поселогында, Борды, Мәләкәс һәм Новотроицкое авылларында урнаштырылды. 

Мәләкәстә 
Мәләкәс авылында су коену Заречная урамында – Мәләкәс елгасында ясалган купельдә оештырылды. «Ул төнне бәке янына 60тан артык кеше җыелды, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев. – Барлыгы 33 кеше су коенды. Күбесенчә ир-атлар керде. Арада суга чумган хатын-кызлар да булды. Чумылырга дип Мәләкәстән генә түгел, күрше Иске Җирекле, Куады авылларыннан, Чаллыдан да килгәннәр иде. Су коену йоласы алдыннан келәү башкарылды, аннары коена торган су аруландырылды. Аруландыру өчен суны Чаллының Мәләкәс аръягы чиркәвеннән Михаил атакай алып килгән иде. Бәке яныннан ике сәгать дәвамында кеше өзелмәде. Авылдашларыбыз Рафия Прокопьева һәм Александра Терентьева Качмануга килүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады. Аларга Венера Корнилова булышты», – диде Юрий Павлович. 
Җирлек башлыгының әйтүенчә, купельләрне әзерләүдә, бәйрәмне оештыруда активистлар Сергей Курочкин, Вячеслав Терентьев, Евгений Липатов башлап йөргәннәр, авыл яшьләре белән бергәләп бәке тирәсен кардан арындырганнар, чистартканнар. Быел гына түгел, һәр елны шулай оештыралар икән алар. Быел авыл яшьләре җыелышып үз исәпләреннән ике бүлмәле палатка алганнар. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен киенү-чишенү бүлмәләре җиһазланган. «Шөкер, су коену өчен шартлар елдан-ел яхшыра. Моның өчен бердәм авылдашларыбызга рәхмәт», – ди Юрий Васильев. 
Купель янында МЧС, полиция хезмәткәрләре дежур торды, авыл фельдшеры эшләде. 
Чумылуга килгән халыкны авылның «Питрау» фольклор коллективы сәламләде, үзешчәннәр үзләренең җыр-биюләре белән күңелләрне күтәрде.
Җирлек башлыгы Юрий Васильев үзе дә бәкедә коенды. Инде студент чагыннан ук – 12-13 ел бу традициягә тугры кала икән. Сеңлесе Елена да инде берничә ел коена. «Иң мөһиме, суга керергә курыкмаска, Качману суының көченә ышанырга кирәк. Шул вакытта гына чистарып, бушанып калгандай буласың, чирләрдән арынасың», – ди ул. 

Бордыда
Борды авылында да Качману йоласы, һәр елдагыча, оешкан төстә үтте. Комсомольская урамында – урам башындагы чишмә территориясендә купель кую өчен урын әзерләнде. Авыл халкы ике көн буе территорияне чистартты, якындагы чишмәдән шланг белән су тутырды. Иңе-буе 3әр метрдан артык булган, ныклы итеп урнаштырылган бәкене үзара салым акчасына эшләгән булганнар.
Коену йоласына керешкәнче биредә дә Спас йортында келәү укылды, бәкедәге су чиркәүдән алып кайтылган су белән изгеләндерелде. Җирлектән хәбәр итүләренчә, халык коену урынына көндездән үк җыела башлаган. Барысы 80-90 кеше килгән. 20дән артык ир-ат һәм хатын-кыз су коенган. Яшьләр аерата күп булган. Бордының Чаллыда яшәүче егет-кызлары махсус шушы бәйрәмгә дип күпләп кайткан. Шулай ук киенү-чишенү өчен җылытылган палаткалар куелган, чәй кайнап, коймак пешеп торган.     

Новотроицкое авылында
Новотроицкое авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен коену урыны Үзәк урамда – Живоначальная Троица храмы территориясендә булдырылды. Иң элек храмда Иерей Александр Щенников бәйрәм литургиясын башкарды. Бирегә авыл халкы гаиләләре белән килде. Литургиядан соң Качману коенулары башланды. Суга керүчеләр өчен храм территориясендә махсус палаткалар куелган иде. 


Табиб киңәше 
* Салкын суга чуму организм өчен үзенә күрә бер стресс. Моның өчен кеше чыныгу узган һәм рухи яктан әзер булырга тиеш. Тын юллары, бөер, сидек чыгару юллары, гинекологик чирләр белән хроник авырулы кешеләргә Качмануда су коену рөхсәт ителми. Шулай ук күптән түгел хирургик операцияләр, инсульт кичергәннәргә дә, хәзерге вакытта салкын тигәннәргә дә бу юлы салкын суга чумудан тыелып торырга кирәк. Бары тик сәламәт, организмы чыныккан кешеләргә генә суга чуму рөхсәт ителә. Качману вакытында коену тиз башкарылырга тиеш – чумдың, чыктың. Организм суынып өлгермәскә тиеш. Бәкедән чыгу белән үк тәнне яхшылап йомшак сөлге белән корытырга, кайнар чәй эчәргә киңәш ителә. Бәкегә чумганда алкогольле эчемлекләр куллану ярамый. 

Качману юраулары
Качмануга каршы көнне (18 январь) йорттагы өлкән кеше кояш баеганчы, иман әйтеп, барлык ишек-капкаларга Кач сызып чыга. (Чөнки шайтаннарның котырган чагы дигән ышану бар). Качтан куркып, ишекләрдән җен-пәриләр, начарлыклар керми дип ышаналар. Бу көн – Нардуган чабуның, йөзек салып багуларның соңгы көне. Качмануга каршы төнне иртәнгә чаклы күк капусы ачык тора, шуңа күрә иртүк торып, кояш чыгышына карап теләгән барлык теләкләрең дә тормышка аша дип ышанганнар.
Шулай ук кичтән төче камырдан ризыклар – кач формасы, сыер теле, әтәч-тавыклар, сарык-дуңгызлар пешерәләр. Бу йоланы хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен башкаралар.
Качману суын гына түгел, ул көнне яуган карны да изге санап, кар белән юынганнар. Төнлә кар күп яуса, икмәк уңышына юраганнар. Елга-күл өстендәге бәке тулып торса, язгы ташу зур булачак дип юраганнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев