Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәҗә генә димә 

Юлия Чистай шәһәрендә туып-үскән. Әнисе җәй айларында аны авылга – әбисе янына кайтарып куя торган булган. «Авыл тормышы миңа якын, балачактан яраттым авылны. Хайваннарны, мал-туарны ярату да үсмерчактан. Әбием янында торганда бозаулар карап, аларны ашатып-эчертеп, болынга алып чыга идем. Шулай итеп эшкә өйрәндем. Кечкенәдән тереклек дөньясын – җәнлекләрне, мал-туарны үз иттем. Һәр балага хас булганча, кечкенә чагымда песиләр, этләр ярата идем», – дип кәҗәләренең әле берсен, әле икенчесен сыйпый, алар белән ягымлы итеп сөйләшә Юлия. «Һәр нарасый үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын ярату хисләре белән туа торгандыр. Менә шул ярату хисен сабый чактан үстерсәк, балада миһербанлылык-шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләнәчәк һәм алар изге күңелле булачаклар», – ди ул. 

Кәҗә генә димә икән. Алар искиткеч акыллы, чисталык яратучы бик пөхтә җан ияләре. Телләре генә юк, күңелендә ни барын сөйләп бирергә. Үзләре турында сөйләгәнне аңлагандай, һәр сүзне игътибар белән тыңлап, керфек какмыйча тыңлап тордылар. Савым вакыты җитте – һәрберсе үзенең чиратын белеп, этешми-төртешмичә генә капка янына килеп бастылар. Кәҗәләр саву өчен махсус куелган эскәмиягә басып, алларына куелган арпаны сыптыралар. Һәм, шунысы кызык, саву тәмамлануга паекны ашап бетерәләр дә, савытны тешләре белән кабып читкә алып куялар. Янәсе, үз артларыннан савытларын җыештыралар. 
– Аларның үз-үзләрен тотышлары – үзе бер хикмәт. Табигатькә алып чыккач шатлыкларыннан сикерәләр, уйныйлар. Хуҗабикәдән ун метр радиуста тоталар үзләрен – еракка китмиләр. Үзләренә ни кирәген беләләр – иснәп карыйлар да, яраган әйберләрне генә ашыйлар. Бигрәк тә чыршы ылысын яраталар. Кышкылыкка чыршы ботакларын элеп куябыз. Чыршы ылысы – витаминлы ризык. Киселгән агач төпләрен бик нык яраталар. Малны асрагач, аны һәрвакыт карап-күзәтеп торырга кирәк. Җан иясе, кешеләр кебек үк, чирләп тә китә. Аның теле юк, бу хакта әйтә алмый. Шуңа күрә малның һәрвакыт кәефен белеп, гәүдәсен тикшереп торырга кирәк. Быел кәҗәләремне ике тапкыр елан чакты. Кәҗә бәтиләре аеруча уйнаклар, шаяннар. Алар тиктормаслар, әле анда, әле монда чабып-сикереп, бер-берсе белән шаярышып уйнарга яраталар. Бервакыт шулай, «Искра» исемле кәҗәмнең үз-үзен тотышы, кәефе күңелемдә шик уятты. Карыйм, бер тәпие бераз шешенгән. Бераздан бәтинең тәпие шешеп чыкты. Елан чакканга охшый. Ветеринарга хәбәр салдым. Белгеч файдалы киңәшләрен бирде. Тизрәк укол ясадым. Шул рәвешле кәҗә исән-сау калды. Кәҗә малы аеруча игътибар таләп итә торган мал. Кайвакыт, уйнаганда сөзешеп тә алалар, тәннәре җәрәхәтләнмәгәнме дип тикшереп кенә торам. Кәҗәләр асрау, аларны тәрбияләү – күңел халәтем. Мин бу эшемнән канәгатьмен. Кәҗәләрнең холык-фигылен өйрәнеп, алар белән аралашып, кәефләрен тоемлап эш итәм. Кәҗәләр, гомумән, барлык тереклек ихласлыкны сизә. Чын күңелдән алар белән сөйләшәм – җавап бирәләр. «Альпийская» токымлы ике кәҗәм төркем башлыгы булу өчен көрәшәләр. Ләкин алар канга батып сугышмыйлар. Акыл белән эш итәләр, – ди Юлия малкайларын яратып.
Нәсел кәҗәсе үзен башкачарак тота икән. Бүгенге көндә Юлия белән Ренат Абдуллиннарда 4 савым кәҗәсе һәм алардан туган 8 саулык һәм 4 тәкә бар. Сугымга һәм сатуга куелганын, дусларына бүләк ителгәнен кушып исәпләгәндә – барысы бергә 24 кәҗә асрала. «Саулык кәҗәләрне яшь ярымга җиткәч кенә каплатабыз. Бу – малның физиологиясен күздә тотып эшләнә. Беренчедән, саулыклар бар яклап та өлгереп җиткән булалар. Икенчедән, бәтиләү процессы уңышлы үтә. Өченчедән, бәтиләре сау-сәламәт булып туа. Дүртенчедән, сәламәт бәтиләрне нәселгә калдыру мөмкинлеге арта. Яңа туган бәтиләрне әниләреннән аермыйбыз. Алар ана назына коенып, рәхәтләнеп имеп үсәләр. Шуңа да алар сәламәтләр, көрләр. Сәламәт һәм көр мал матур да була. Нәсел кәҗәсен аерым бүлмәдә тотабыз. Нәсел кәҗәбез Ренатны үз итә, аны тыңлый, хуҗа янында үзен тәртипле тота. Яз көнендә бар табигать уянган кебек, аларның да гормоннары уйный башлый. Кышкы «йокы»дан уяналар. Шуңа да, ул чорда аеруча сак булырга кирәк», – ди Юлия ханым. 
Кәҗә асрау керемле эшме? – дип турыдан-туры сорыйм. «Без керемле эш булган өчен тотмыйбыз. Кәҗәләр асрау, аларны тәрбияләү – яраткан шөгылем, ягъни хобби. Кәҗә асрауга киткән чыгым да байтак. Үзебездән арткан сөтне генә сатабыз. Керем чыгымны тулысынча каплый. Сыерыбыз һәм башка малларыбыз бар иде, кәҗә асрый башлагач аларны бетердек. Кәҗә асрый башлавыбызның тарихы болай. Күршеләр үзләренә сөт булсынга кәҗә тоталар иде. Аны бетерергә уйладылар. Мин кәҗәнең бәтиен кызгандым. Үзебезгә алдык. Берүзенә генә күңелсез була башлады. Кәҗәләр көтү булып яшәүне өстен күрә торган маллар булуын аңладык. «Малышка»га иптәш булсын дип, Красноярскидан «Альпийская» токымлы бер айлык ике саулык бәти кайтарттык.Аларны бик ошаттым. Тагын берне кайтарттык. «Альпийская» токымлы кәҗәләрем көненә 4әр литр, «Малышка» – 3-3.2шәр литр сөт бирә. «Кәҗәләрегез, субхәәналлаһ, шундый көрләр, матурлар, елкылдап торалар. Күз карашлары акыллы», – дип соклануымны белдерәм. 
«Кәҗәләр – искиткеч чиста-пөхтә терлекләр. Идәнгә, аслыкка төшкән азыкны капмыйлар. Савыттан гына ашыйлар. Печәнне эленмәле агач тагаракларга салабыз. Кәҗәләргә рулонга төрелгән печән, арпа, кишер, кәбестә, кабак ашаталар. Аларның рационын баету өчен кукуруз, борчак, көнбагышны билгеле микъдарда кушып витаминлы катнашма ясап бирәләр. Кәҗә малына, аеруча буаз кәҗәләргә, бәрәңге ашатырга ярамый. Азык рационын төзегәндә кәҗәнең нәселен, сөт бирү күрсәткечен искә алырга кирәк. Изге ният белән хәләл кәсеп кыласың икән, эш-шөгылең буенча килеп туган сорауларга җавап үзеннән-үзе табыла. Аллаһ Тәгалә кирәкле кешеләрне юлыңа чыгарып куя. Кәҗәләрне дөрес итеп тәрбияләү өчен махсус әдәбият укырга, интернет сәхифәләрен актарырга һәм белгәннәрдән өйрәнергә тырышам. Азыкны макро һәм микроэлементлар, витаминнар белән баетырга тырышабыз. Кәҗә нәзберек мал булса да, авырсынмыйбыз. Яраткан шөгылең булу – үзе зур бәхет. Аларны тәрбияләү күңелгә рәхәтлек кенә китерә, – ди мал тотучы хуҗабикә.
Юлия ханым тормыш-яшәештән канәгать булып, Аллаһка шөкер итеп яши белә торган мөслимә. «Әлхәмдулилләһ, без – Исламда. Иман – иң олы нигъмәт, сау-сәламәт булып, кешеләргә игелек кылып яшәргә язсын», – ди Юлия. Аның нур балкыган йөзендә бәхет чаткылары уйный. Ире – гаилә тоткасы, ныклы таянычы. Бианасы – намаз-ниязлы мөслимә, Казанда яши. Ислам кануннары буенча тәрбияләнүче кызлары Регина йорт эшләрендә кулыннан килгәнчә булышып тора. Юлия белән Ренат Абдуллиннар яңа урында йорт салганнар, бакчаларын җиләк-җимеш куаклары белән әйләндереп алганнар. Теплицада яшелчә үстергәннәр. Кәҗәләр асрау өчен бөтен уңайлыклары булган яхшы бина төзегәннәр. Терлек тотыла торган бинаның һавасы саф, бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. 
Түбән Суыксу ветеринария пунктының участок ветеринары Эльмира Минһаҗева бу хуҗалыкның бар яклап та үрнәк булуын, терлек асрала торган бинаның ветеринария таләпләренә туры килүен һәм хуҗаларның малларның сәламәтлегенә бик игътибарлы булуларын ассызыклады.
– Абдуллиннар барлык ветеринария таләпләрен үз вакытында, төгәл үтәп баралар. Шуңа да аларның терлекләре сәламәт. Сәламәт малдан яхшы токым һәм яхшы сыйфатлы продукция алына, – ди мал табибы.
Юлия – тыйнак ханым. Ә менә кәҗәләре турында сөйләгәндә күзләре очкынлана, аларны яратуы йөзенә чыга. Һәрберсен сыйпарга, иркәләп эндәшергә, игътибардан читтә калдырмаска тырыша. 
– Кәҗә сөте – иң файдалы ризык һәм ул кеше организмы тарафыннан тулысынча үзләштерелә. Шуңа да ниндидер сәбәпләр аркасында ана сөтеннән мәхрүм булган нарасыйларга кәҗә сөте эчерү хәерле. Кәҗә сөте иммунитетны күтәрә. Диатезлы балаларга да табиблар кәҗә сөте эчәргә тәкъдим итәләр. Аллергия белән интегүчеләрнең, шикәр чиреннән җәфаланучыларның, шеш авырулары булган кешеләрнең кәҗә сөтен куллангач хәлләре күзгә күренеп яхшыра. Кәҗә сөтен тир-як авыллардан һәм Чаллыдан танышларыбыз килеп алалар. Сөт сатып алучыларга файдасы тисен дигән ният белән эшлибез. Билгеле инде, үзебез бары тик кәҗә сөтен һәм аннан ясалган ризыкларны гына кулланабыз. Безнең «Альпийская» токымлы кәҗәләребезнең сөте бик тәмле, үзенчәлекле исе дә юк. Менә, татып карагыз әле, – дип, Юлия кәҗәләр сауган җиреннән җыйнак кувшинга салып, күбекләнеп торган парлы сөт тәкъдим итә. Моңа кадәр парлы сөт эчкәнем булмаса да, пакь кәҗәләрнең чиста итеп савылган сөтеннән баш тартмадым һәм... ялгышмадым – сөт шундый тәмле һәм хуш исле булып чыкты. 
– Сыр, эремчек, җәйге эсселәрдә кымыз да ясыйм. Сыр сатып алганыбыз юк. Теләсәгез, сырның иң җиңел ясала торган ысулын өйрәтәм, – ди уңган хуҗабикә һәм үз рецептын тәкъдим итә.
Бәрәкәтле нигез, хәерле кәсеп, бер-берсенә итагать итеп яши торган күркәм парлар – моннан да олы байлык булырмы?! Шул байлыкның кадерен белеп яшәүче Юлия белән Ренат Абдуллиннарның игелекле эшләре үзләренә изгелек булып кайтсын.

Юлия Абдуллина тәкъдим иткән файдалы кәҗә сөтеннән сыр рецептын моннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев