Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы

Тукай районы администрациясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Тукай муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Айрат Хәбибуллин җитәкчелегендә район территориясендә юл-транспорт хәлен тотрыклыландыру буенча күрелә торган һәм кирәкле чаралар каралды. Комиссия вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юлларда юл хәрәкәтен профилактикалау һәм булдырмау буенча даими рейдлары турында Карар кабул ителде.

Агымдагы елның 8 аенда 52 юл-транспорт һәлакате булган, аларда 8 кеше һәлак булган һәм 77 кеше яраланган. Узган елның шушы чорында 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 9 кеше үлгән, 84е җәрәхәтләнгән.
Ел башыннан исерек шоферлар гаебе белән 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган, 10 кеше зыян күргән, шуларның икесе бала. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, безнең районда исерек шоферлар гаебе белән юл – транспорт һәлакәтләре арту теркәлгән.
"Тиздән кыш, шуңа күрә тагын бер кат искәртәсем килә, һәлак булучылар белән булган юл – транспорт һәлакәтләре кышкы чорда аеруча күп, - дип билгеләп үтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Шамил Ганиев. - Аварияләрне анализлау шуны күрсәтте: аварияләрнең төп сәбәбе-машина йөртүчеләрнең тизлек режимын конкрет юл шартларында үтәмәве, ягъни кар, буран, җил булуга карамастан машина йөртүчеләр транспорт чарасы белән идарә итә алмыйлар каршы як полосага чыгалар».
Шамил Мирсәет улы Ганиев Тукай районы халкын һәм кунакларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда үзара әдәпле булырга чакыра.


/ Айсылу Җиһанурова Фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев