Иҗтимагый тәрбиячеләр кирәк
Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе үсеп килүче буынны тәрбияләүгә өлеш кертергә теләүчеләрне уртак эшчәнлеккә, дөресрәге, иҗтимагый тәрбияче булырга чакыра. Балигъ булмаган бала өстеннән шефлык итүнең үз тәртибе бар. Комиссия шефлыкка биреләчәк үсмерләрне үзе билгели. Иҗтимагый тәрбияче булып 18 яше тулган затлар эшли ала. Ул балага уңай...
Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе үсеп килүче буынны тәрбияләүгә өлеш кертергә теләүчеләрне уртак эшчәнлеккә, дөресрәге, иҗтимагый тәрбияче булырга чакыра. Балигъ булмаган бала өстеннән шефлык итүнең үз тәртибе бар. Комиссия шефлыкка биреләчәк үсмерләрне үзе билгели. Иҗтимагый тәрбияче булып 18 яше тулган затлар эшли ала. Ул балага уңай тәэсир итәргә, тәрбия мәсьәләләрендә әти-әнигә булышырга, балага начар гадәтләрдән арынуда, эшкә урнашуда, буш вакытын файдалы уздыруда ярдәм итәргә тиеш.
Бүгенге көндә комиссиядә хокук бозулар буенча теркәлгән 29 үсмер исәптә тора. Иҗтимагый тәрбиячеләр алар белән бушка эшли, ләкин аларның хезмәте өчен бәя бирелә. 2017 елда районда иң яхшы иҗтимагый тәрбияче дип Светлана Рогова билгеләнде, ул шул исемдәге республика конкурсында да өченче урынны алды.
Бу эшкә килергә теләүчеләр 71-42-75 телефоны аша шалтырата алалар, дип хәбәр итә комиссиянең җаваплы секретаре Гөлнара Хөснетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев