Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш руль артына утыручылар кимеми

Ел башыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган 14 йөртүчене административ җавапка тартканнар. Мондый хәлдә машина йөртү правадан мәхрүм ителүгә генә түгел, кеше гомерләре өзелүгә дә китерергә мөмкин. Чөнки алкоголь куллану реакцияне киметә, куркуны юкка чыгара, ә тизлекне арттыра. Һәлакәтләрнең иң куркынычлары да нәкъ менә исерткеч эчемлекләр аркасында...

Ел башыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган 14 йөртүчене административ җавапка тартканнар. Мондый хәлдә машина йөртү правадан мәхрүм ителүгә генә түгел, кеше гомерләре өзелүгә дә китерергә мөмкин. Чөнки алкоголь куллану реакцияне киметә, куркуны юкка чыгара, ә тизлекне арттыра. Һәлакәтләрнең иң куркынычлары да нәкъ менә исерткеч эчемлекләр аркасында була. Статистикадан күренгәнчә, Россиядә юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере эчкән килеш руль артына утырудан килеп чыга. Машина белән идарә итүче онытмаска тиеш: ул үз гомере өчен генә түгел, пассажирлары, башка машиналарда баручылар һәм җәяүлеләр гомере өчен дә җавап бирә, дип кисәтәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев