1 март 2018 яңалыклары
-
Илмир Ямаловтан әнисенә багышлап “Синең куллар“ җыры ВИДЕО
Тукай районы Мусабай Завод авылы егете Илмир Ямалов әнисенә һәр туган көн саен "Синең куллар" җырын башкара. Әлеге җырны ул махсус "Якты юл" газетасы сайты укучылары өчен яздырды.
-
Үзебезнең егет киләчәк сайлаулар турында
-
Концертка рәхим итегез
3 март, шимбә көнне сәгать 18.00дә Күзкәй авылының мәдәният йортында татар эстрадасының популяр җырчылары - ТРның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның, шулай ук «Казан кичләре» исемле хореография ансамбленең күркәм концерты үтә. Керү бушлай. 6+
-
Исерек килеш руль артына утыручылар кимеми
Ел башыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган 14 йөртүчене административ җавапка тартканнар. Мондый хәлдә машина йөртү правадан мәхрүм ителүгә генә түгел, кеше гомерләре өзелүгә дә китерергә мөмкин. Чөнки алкоголь куллану реакцияне киметә, куркуны юкка чыгара, ә тизлекне арттыра. Һәлакәтләрнең иң куркынычлары да нәкъ менә исерткеч эчемлекләр аркасында...
-
Март аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.03.2018 04:19 04:51 06:21 11:42 12:00 15:07 17:04 18:45 12:32 02.03.2018 04:16 04:49 06:19 11:42 12:00 15:09 17:06 18:47 12:32 03.03.2018 04:14 04:46 06:16 11:42 12:00 15:10 17:08 18:49 12:32 04.03.2018...
-
Район Советының чираттан тыш утырышы үтә
Көн тәртибендә: 1. Тукай муниципаль районы Иҗтимагый Советы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында. 2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге Генераль планын раслау турында. Утырыш 2018 елның 2 мартында 9.00 сәгатьтә башлана.
-
Язның беренче көне нинди һава торышы безгә алып килер соң?
Бүген районыбызда көндез -18, төнлә -22 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава дымлылыгы тере көмеш баганасының 756мм тәшкил итәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-6м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ru сайты. Кояш чыга 6:22 минутта, кояш бата 17:04 минутта. Әйдәгез иртәне яхшы кәеф белән башлыйк. Күршеләр шаккатсын!).