Җирсәү
Түбән Кама сусаклагычы төзелү сәбәпле Чебенле авылы халкы Боерганга күчәргә мәҗбүр була. Бу күчеш чебенлеләрнең бәгыренә сагыну-юксыну төере булып укмашып кала. Алар әле дә булса туган авылларын сагынып искә алалар.
Ык күперен чыкканда Әгъзамнурның тез буыннары калтыранып китте. Әнә-ә-ә, тегендәрәк малайлар белән балык тоткан урын күренеп тора. Күңелгә шулкадәр дә якын булса да булыр икән шул урыннар. Әнә, кояш чыгышы ягына таба көтү чыгып бара: сыерлар мөгрәгән, атлар кешнәгән тавышка әтәчләрнең сузып-сузып кычкыруы кушыла. Этләр өргәләп куя. Авылым тавышлары, юк, авылым моңнары бит бу! Ана сөте белән күңелгә сеңгән моңнар.
Яңа көн туып килә. Матур булып таң ата. Менә шул мәлдә әле малайлыктан чыгып бетмәгән Әгъзәмнур ерак юлга кузгала. Авыл сагышка чумган сыман тоелды малайга. Мөгаен, үсмер малайның үз Чебенлесен калдырып китүе аның да җанын сызлатадыр. Сизми дә калды, Әгъзамнурның күзләренә яшь эленде. Җиң очлары белән күзләрен сөртәсе итте. Юк, беркем дә күрми, рәхәтләнеп бер еласаң да була ич. Әллә кире борылыйм микән? Малайның күңеленнән шундый уйлар да йөгереп узды. Аннан, йомшап китүеннән оялып, егетләрчә ныклы адымнар белән алга атлады. Сугыш чоры баласы ла ул. Сабый чагыннан авырлыклар күргәнгәме, үзәге нык аның. Яңа тормышка ныклы адымнар белән керергә кирәк!..
...Үсмерчаклар, яшь вакытлар хәзер инде сагыну-сагыш булып еракларда калган. Тормыш дулкыннары кайларга гына ташламасын, Әгъзамнур абый Чебенлене сагынды, бик саргайган чакларында өч улының берсен ияртеп, Боерганга кайта иде. Хатлар язып торды. Туганы Фаилгә язган хатында сагыну-сагышларын белдереп болай дигән: «Көннәр, айлар, алай гынамы, еллар Ык суыннан да тизрәк агалар икән. Авылдан киткәнемә 60 ел булды. Газиз туган авылым – Чебенлемне, бала-чага тавышыннан чыр-чу килеп торган Ык буйларын, аның хәтфәдәй яшел болыннарын, комлы ярларын һич онытасым юк...» Бу хатлар хәзер истәлек, туган якны яратуга бер һәйкәл сыман.
Иремнең абыйсы Әгъзамнур Казахстан далаларында 2-3 хуҗалыктан торган Рожково авылында хатыны Татьяна белән гомер итте, алар дүрт ир бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә аның өч улы һәм хатыны исән. Әгъзамнур абый үзе һәм бер улы бакыйлыкка күчтеләр, урыннары оҗмахта булсын.
Гөлфия ӘҺЛИЕВА.
Боерган авылы.
/ Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев