14 апрель 2020 яңалыклары
-
Быел Татарстанда урманнар ике тапкыр күбрәк торгызылачак
2024 елга юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 100 процентка җиткерү максаты тора.
-
Җирсәү
Түбән Кама сусаклагычы төзелү сәбәпле Чебенле авылы халкы Боерганга күчәргә мәҗбүр була. Бу күчеш чебенлеләрнең бәгыренә сагыну-юксыну төере булып укмашып кала. Алар әле дә булса туган авылларын сагынып искә алалар.
-
Татарстан фермерлары шәһәр кешеләренә авылда сезонлы эшләр тәкъдим итә
Җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисади активлык кимү аркасында, шәһәр халкын эш белән тәэмин итү ихтыяҗы барлыкка килә.
-
«Үләсем килә»: коронавирус йоктырган пациент барысын да ачыктан-ачык сөйләде
Нибары ике ай дигәндә яңа вирус миллионлаган кешенең тормышын үзгәртте. Башта күпләр коронавирусның җитдилегенә ышанмады, аны гадәти, ОРВИ кебек чир дип кабул итте. Әмма COVID-19 йоктыручылар һәм үлүчеләр саны көннән-көн арта барды һәм вазгыять эпидемия турында Голливуд фильмын хәтерләтә башлады. «Ухань вирусы» Кытайда башланды һәм анда инде эпидемиянең пигы узды. Ә Россия әле кискен фазага кереп кенә бара.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган
Табиблар искәртүенчә, коронавирусның сигез очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын 15 кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.
-
Боерганның «ашыгыч ярдәме»
Филига Минһаҗева – районның «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре. Төп эшеннән тыш, Боерган авыл җирлегенең инвалидлар оешмасын да җитәкли. «Татарстан Республикасының атказанган социаль хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртә.
-
Татарстанга Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнә
14 апрельдән башлап ике башкаладан республика территориясенә килгән кешеләрнең барысы да 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш