Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир-егетләрне контракт буенча хәрби хезмәткә чакыралар

Район хәрби комиссариаты райондашларны РФ Хәрби көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзергә чакыра. Контрактчыларга яхшы хезмәт хакы исәпләнә, ул стажга, вазифага, һөнәри осталыкка карап үсә бара. Торак өчен түләүдә 5400 сумга кадәр компенсация бирелә, фатирны ипотекага алырга була, хезмәт вакытында читтән торып уку мөмкинлеге дә бирелә. Дәүләт учреждениеләренә эшкә кергәндә...

Район хәрби комиссариаты райондашларны РФ Хәрби көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзергә чакыра. Контрактчыларга яхшы хезмәт хакы исәпләнә, ул стажга, вазифага, һөнәри осталыкка карап үсә бара. Торак өчен түләүдә 5400 сумга кадәр компенсация бирелә, фатирны ипотекага алырга була, хезмәт вакытында читтән торып уку мөмкинлеге дә бирелә. Дәүләт учреждениеләренә эшкә кергәндә хезмәт итеп кайткан контрактчының гаризасы беренче чиратта карала. Хәрбиләрнең үзләренә һәм гаилә әгъзаларына медицина учреждениеләрендә бушка дәвалану мөмкинлеге бирелә. Беренче контракт гражданинның үз теләге буенча ике яки өч елга төзелә.

Искәртеп үтәбез, контракт буенча хәрби хезмәткә быел районнан 12 ир-егетне җибәрү бурычы куелган. Бүгенгә кадәр әле 4 кенә кеше хезмәткә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев