24 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Кече Шилнә мәктәбендә парламент дәресе үтте
ТР Дәүләт Советының оешуына 20 ел тулуга багышлап Кече Шилнә мәктәбендә дә парламент дәресләре узды. 9-11 сыйныфларда әлеге чараны яшь белгеч - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Адель Даутов алып барды. Өлкән сыйныфлар бу темага әңгәмә алып бардылар, хәтта үзләре «закон» да чыгардылар. Укучылар дәрескә бик җитди карадылар, үзләрен эшлекле...
-
«Россия 24» каналында террорчылык турында документаль фильмнар циклы
Террорчылык - кешелек өчен иң җитди куркынычларның берсе. Кемнәр соң алар террорчылар һәм аларның максатлары нинди? Кешеләрнең үлеме кемгә файдалы? Бу идеологиягә халык ничек килеп каба? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Һәм безне куркыныч сугыш-террордан кем саклар? Эксклюзив интервью. Танылган сәясәтчеләрнең, психологларның, дин вәкилләренең, экспертларның һәм террорга каршы подразделениеләрнең фикерләре. Махсус хезмәтләрнең...
-
Ильбухтинода мунча янды
Кичә сәгать алтынчы яртыда янгын сүндерүчеләргә Ильбухтино авылында мунча януы турында хәбәр килә. Хуҗалар әле ярты сәгать алдан гына юынып чыккан булалар. Мунча түбәсеннән ут үрләгәнен тәрәзәдән күреп алган хуҗа тиз арада шланг сузып су сибәргә тотына, хатыны янгын сүндерү хезмәтенә шалтырата. Иң беренче булып урынга Кече Шилнә ирекле янгын...
-
Һәр бишенче сабый – никахсыз туган бала
Соңгы елларда районда ялгызы гына бала тудыручы аналар саны кискен артуга бара, дип белдерде атналык киңәшмәдә ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина. 2012 елда тулы булмаган гаиләдә 11 бала туган булса, 2013 елда ул сан 127гә күтәрелгән, 2014 елда исә ЗАГС бүлегендә әтисез 100 бала теркәлгән. Районда һәр бишенче сабый бүген...
-
Ир-егетләрне контракт буенча хәрби хезмәткә чакыралар
Район хәрби комиссариаты райондашларны РФ Хәрби көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзергә чакыра. Контрактчыларга яхшы хезмәт хакы исәпләнә, ул стажга, вазифага, һөнәри осталыкка карап үсә бара. Торак өчен түләүдә 5400 сумга кадәр компенсация бирелә, фатирны ипотекага алырга була, хезмәт вакытында читтән торып уку мөмкинлеге дә бирелә. Дәүләт учреждениеләренә эшкә кергәндә...