Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильбухтинода мунча янды

Кичә сәгать алтынчы яртыда янгын сүндерүчеләргә Ильбухтино авылында мунча януы турында хәбәр килә. Хуҗалар әле ярты сәгать алдан гына юынып чыккан булалар. Мунча түбәсеннән ут үрләгәнен тәрәзәдән күреп алган хуҗа тиз арада шланг сузып су сибәргә тотына, хатыны янгын сүндерү хезмәтенә шалтырата. Иң беренче булып урынга Кече Шилнә ирекле янгын...

Кичә сәгать алтынчы яртыда янгын сүндерүчеләргә Ильбухтино авылында мунча януы турында хәбәр килә. Хуҗалар әле ярты сәгать алдан гына юынып чыккан булалар. Мунча түбәсеннән ут үрләгәнен тәрәзәдән күреп алган хуҗа тиз арада шланг сузып су сибәргә тотына, хатыны янгын сүндерү хезмәтенә шалтырата. Иң беренче булып урынга Кече Шилнә ирекле янгын сүндерүчеләре, аннары шәһәрдән киләләр. Кызганычка каршы, мунча бинасын коткарып кала алмыйлар, ул иминиятләштерелмәгән дә була. Ут йортка һәм анда яшәүчеләргә зыян китерми. Янгын мунча якканда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәгәннән, мичне артык кыздырудан чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев