Илле ел колхоз рәисе булган Фәйзи Галиев хуҗалыкны миллионер итүнең биш факторын әйтте
Әтнә районының "Искра" колхозы миллионер колхоз булган. Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәүче сугыш ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев "Татар-информ"га хуҗалыкларны рентабельле итүнең төп биш факторын әйтте. "Беренчесе - җирдән файдалана белергә кирәк. Безнең колхоз миллионер колхоз саналды. "Син акчаны каян аласың?" дияләр...
Әтнә районының "Искра" колхозы миллионер колхоз булган.
Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәүче сугыш ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев "Татар-информ"га хуҗалыкларны рентабельле итүнең төп биш факторын әйтте.
"Беренчесе - җирдән файдалана белергә кирәк. Безнең колхоз миллионер колхоз саналды. "Син акчаны каян аласың?" дияләр иде миңа. - "Җирдән",- дим. Җир ул - алтынга тиң капитал.
Икенчесе - шул җирдә хезмәт куючы сыер савучыга да, җир сукалаучыга да өлеш чыгарырга, лаеклы хакын түләргә кирәк. Мин колхозчыларга нәрсә җитештерелде, шуны бүлә идем - хәтта кашыклап балны да, икмәк кибәген дә. Авыл халкы җирдә сөенеп эшләргә тиеш. Мин эшләгәндә җиде авылны берләштергән колхозда бер генә кеше дә, бер генә йорт та кимемәде.
Өченчесе - җир кешеләренә төрле ярдәм күрсәтү. Без колхозның уставы нигезендә, тормыш башлаган кешегә сыер бирдек, өй төзергә ярдәм иттек. Ике авылны тоташтырып, яңа йортлардан Яшьләр урамы барлыкка килде. Яшь гаиләләр әти-әниләреннән аерылып, башка чыкканга күрә, бу урам халык телендә "Котылдым" дип атала. Лаеклы колхозчыларна санаторийларга юллама өләштек.
Дүртенчесе - каян акча эшләп була, шул өлкәләрне яуларга кирәк. Без "Холмогор" токымлы 12 тана алдык, 25 процент крахмаллы бәрәңге үстердек, яңа сортлар алып, сынап карадык.
Бишенчесе - булган акчаны тота белергә, күрше тавыгына кызыгып, читтән эшче куллар җәлеп итмичә, булган кадрларның кадерен белергә кирәк",- ди Фәйзи Галиев.
Фәйзи Галиев 1944 елдан 1993 елга кадәр җитәкләгән "Искра" колхозы республикада беренче саналган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев