Икмәкне кая сатасын белмичә үстерергә кирәкми – экс-колхоз рәисе
Илле ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев кадерсез икмәк үстергән акчага мал асрап була дигән фикердә. Татарстаның Әтнә районы Зур Шашы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел буе колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев узган ел республиканың 5 млн тонна ашлык җыеп алуына карата...
Илле ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев кадерсез икмәк үстергән акчага мал асрап була дигән фикердә.
Татарстаның Әтнә районы Зур Шашы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел буе колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев узган ел республиканың 5 млн тонна ашлык җыеп алуына карата үз фикерен әйтте.
"Икмәкне кая сатасыңны уйламыйча, үстерергә кирәкми. Шул акчага мал-туар асрарга була иде. "Икмәкне сатып булмый, бәясе төште" дип елап утырырга кирәкми. Шул ашлыкны терлеккә ашат, ит яса! Икмәк бит ул! Икмәк бит ул - тереклек тәэмин итүче байлык", - диде экс-колхоз рәисе "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Фәйзи Галиев аграрийларның җир эшкәртү тәртибе белән дә килешмәвен әйтте.
"90 еллардан бирле мин җир белән идарә итү тәртибен аңлап бетермим. Җир ул - алтынга тиң капитал. Ул туендыра да, киендерә дә. Аның белән акылсыз идарә итәргә ярамый", - диде аксакал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев