Игелекле хезмәтегездә уңышлар!
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре - район үзәк больницасы табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы - кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Ә...
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре - район үзәк больницасы табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим.
Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы - кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Ә безнең дәвалау учреждениеләрендә бөтен күңелен, йөрәк егәрен, тырышлыгын биреп эшләүче, үз һөнәренә, Гиппократ антына тугры чын шәфкать ияләре хезмәт куя.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең төп максаты - халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, медицина учреждениеләрен югары әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү. Бу мәсьәләләр район хакимиятенең аерым игътибарында.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Без сезгә халык сәламәтлеген саклауда зур өметләр баглыйбыз. Игелекле һәм җаваплы хезмәтегездә бетмәс көч, рух ныклыгы, саулык һәм күңел көрлеге телибез.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев