18 июнь 2017 яңалыклары
-
Файдалы киңәшләр
Шулпа тәмле булсын дисәгез, итне салкын, ә ит сусыл булып пешсен өчен аны кайнап торган суга салырга кирәк. Көчле утта йомырканың агы коры булып пешә. Сүлпән утта сарысы ката, агы йомшак кала. Коймак камырына аз гына үсемлек мае кушсагыз, ул пешергәндә көймәс. Арпа ярмасын майда кыздырып салсагыз, рассольник тәмлерәк булыр....
-
Игелекле һөнәр иясе
Түшәмдәге лампадан тонык яктылык төшә. Тып-тын. Операция өстәленә урта яшьтәге бер ирне керттеләр. Өстәл янында ап-ак халатлы табиблар һәм шәфкать туташлары. Бервакыттан табибның: «пинцет», «кайчы», «мамык» дигән сүзләре ишетелә. Янәшәдәге шәфкать туташлары тиз арада хирургның йомышын үтәп, кирәкле коралларны китереп куялар. Хирургның оста куллары һәм шәфкать туташларының өлгерлеге белән катлаулы...
-
Яшүсмерләр тәмәкене конфетка алыштырдылар
Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар поселокта «Тәмәкене конфетка алыштыр» дип аталган акция уздырдылар. Чараны оештыручылар якын-тирәдәгеләргә тәмәке урынына конфет тәкъдим иттеләр. Үтеп баручылар үзләренең тәмәке запасларын волонтерларга бик теләп бирделәр, кайберәүләр хәтта кабы белән калдырып киттеләр. Җыелган тәмәке соңыннан юкка чыгарылды. Волонтерлар шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы плакатлар...
-
«Нур» фольклор коллективы еллар узу белән дә үз йөзен югалтмас
Иске Дөреш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» фольклор коллективы 1986 елда ук оешкан. Дистә еллар дәверендә коллективта күп кенә үзгәрешләр була - состав үзгәрә, сүлпәнләнеп киткән чаклары да, дәртләнеп, канатланып иҗат итүләр дә була.
-
Калмаш авылы фельдшерлары – үз эшләренең чын осталары
Илдәге һәр дүртенче кешенең сәламәтлеген кайгырту эше авыл фельдшерларына туры килә. Алар һәрвакыт хөрмәткә лаек булды, чөнки авыл кешесенең күпчелеге сәламәтлеген генә түгел, кайвакыт гомерен саклап калганы өчен дә авылдагы шәфкать туташларына бурычлы. Калмаш ФАПында эшләүче Роза Мингалимова, Фәндәлия Кәрәмова, Ландыш Әхмәтсәгыйрова, санитарка Мәүлиха Фәүхиевага да авыл халкы бик рәхмәтле....
-
«Якты юл»га язылучыга – кыйммәтле бүләкләр
«Татмедиа» АҖ 15 майдан газета-журналларга язылучылар арасында «Абунәчегә - телевизор» дигән акция игълан иткән иде. Анда катнашу өчен 2017 елның икенче яртысына «Татмедиа»ның өчтән дә ким булмаган басмасына язылырга кирәк. Язылуны почта, редакция яки Интернет аша (шул исәптән дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан) башкарырга була. Газета яки журналны 6 айдан да...
-
Телевизор вакытлыча күрсәтми
Яр Чаллыдагы радиотелеүзәктә антенна җайланмаларына ремонт-профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле, 4, 5, 6, 7 июль көннәрендә 9.15-17.00 сәгатьләрдә Тукай районында әлеге үзәк аша күрсәтелүче программалар вакытлыча күрсәтмәячәк.
-
Игелекле хезмәтегездә уңышлар!
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре - район үзәк больницасы табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы - кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Ә...