Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Нур» фольклор коллективы еллар узу белән дә үз йөзен югалтмас

Иске Дөреш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» фольклор коллективы 1986 елда ук оешкан. Дистә еллар дәверендә коллективта күп кенә үзгәрешләр була - состав үзгәрә, сүлпәнләнеп киткән чаклары да, дәртләнеп, канатланып иҗат итүләр дә була.

2011 елда талантлы оештыручы, шулай ук сәнгатькә гашыйк булган Янирә Әминова Иске Дөреш авылы мәдәният йортын җитәкли башлагач, авылның бар булган моңлы сандугачларын янәдән җыеп, берләштереп, шушы фолькор коллективка җан өрә.

Хәзерге көндә «Нур» фольклор коллективы актив эшләп килә. Ул район, шәһәр күләмендә үткәрелә торган һәр чарада диярлек катнаша, коллектив һәрдаим иҗади эзләнү юлында. Үзешчәннәр сәхнәләштергән спектакльләрне, тамашаны һәр буын сәнгать сөючеләре шатланып каршы ала. Урам концертлары, күрше авыл клублары белән очрашулар, авыл халкына тамашалар кую, каз өмәләре уздыру - һәр сезонда күркәм традициягә кергән.

«Нур» фольклор коллективы төрле буын артистларын үзенә туплаган. Ансамбльдә өлкән яшьтәге Шәмсенур Сәфиуллина, Гыйздәтулла Вәлиуллин, Ольга Закирова, Гүзәлия Талипова, Наил Кашапов, ирле-хатынлы Рафаэль һәм Әнисә Тимергалиннар, Саимә Сәүбәнова, Сәлимә Салихова, Элиза Хәкимуллина кебек сәнгать сөйгән җаннарны күрергә була. Мәдәният тармагы хезмәтчәне турында авыл халкы бәяләмәсе буенча нәтиҗә ясарга була. «Ни әйтсәң дә үзебезнең җырчылар, сүз осталары, оста биючеләр инде. Талантлы кешеләр тупланган коллективка, чыгышларын бик яратабыз, көтеп алабыз», - диләр авыл кешеләре «Нур» фольклор коллективының үзешчән артистлары турында.

- «Нур» фольклор коллективын еллар узган саен тузмас, үз йөзен югалтмас, татар халкының милли мәдәнияте сагында торучы таш диварга тиңләр идем мин. Коллективның һәрбер әгъзасына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Жил-давыл, кыш-җәй, иртә-төн дип тормыйлар, өйдәге бар эшләрен калдырып, мәдәният йортына килеп җитәләр. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә катнашалар, каз өмәләрен дә күңелле итеп үткәрәләр, спектакль дә куялар, төрле район фестивальләреннән дә калмыйлар. Минем бер генә гозеремне дә кире какмыйлар, һәрвакыт ярдәмгә әзерләр.

Фольклор коллективына йөрүчеләрнең байтагы быел үзләренең олы юбилейларын - 60, 65, 70, 75 яшьләрен билгеләп үттеләр. Тагын бер кат юбилярларны тәбрикләп үтәсем килә. Саулык-сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен телим. Алга таба да шулай бердәм булып эшләргә, авыл тормышы белән кайнарга, халыкны шатландырып торырга язсын, - ди Иске Дөреш авылының мәдәният йорты директоры Янирә Әминова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев