Яңалыклар

Яр Чаллы шәһәрендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак

14 апрельдә 9 дан 13 сәгатькә кадәр вакансияләргә дәгъва кылучыларга «Россия Почтасы», «Ышаныч» идарә компаниясе эшләр тәкъдим итәчәк.

15 апрельдә сәгать 9дан 11гә кадәр ярминкәдә "Бегишево аэропорты"АҖ, " Кама агрофирмасы" ҖЧҖ, "Чулман-Транс" ҖЧҖ," Чаллы-Бампер" ҖЧҖ, "ТМИМ" ҖЧҖләре тәкъдим иткән вакансияләрне сайлап алу мөмкинлеге булачак.. Ярминкәләр КФУның Яр Чаллы институты (филиалы) инжиниринг үзәге бинасында Тынычлык проспекты, 13а йорт адресы буенча уздырыла.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев