Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң төзек җирлекләр билгеләнде

1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам иткән санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү икеайлыгы төгәлләнде. Авыл җирлекләре территорияләрендә бу чорда нинди эшләр башкарылган? Икеайлыкка нәтиҗә ясау буенча район хакимиятендә махсус комиссия оешты. Дүшәмбе көнне комиссия әгъзалары һәм авыл җирлекләре башлыклары барлык авыл җирлекләрендә булып, эшләнгән эшләргә бәя бирде.  Комиссия әгъзалары стелаларның, урам эчендәге һәм авылга керү юлларының торышын, юл кырыйларында, капка төпләрендә, социаль объектлар территориясендә үләннәрнең чабылган булуын, һәйкәл яннарын, чишмә тирәләрен, Сабантуй урыннарының әзерлеген, зиратларның торышын карау максатын куйды. 

Иртәнге сәгать дүрттә автобус район хакимияте бинасы яныннан кузгалды. Маршрут Бәтке авыл җирлегеннән башланды. Бу җирлеккә Бәтке авылы, Нефтебаза, Кама поселоклары һәм бакчачылык ширкәте эчендә утырган биш кенә йортлы Круглое Поле авылы керә. Бәткегә барышлый автобус Кама поселогы яныннан узды. Авыл җирлеге башлыгы Венера Вәлиева биредә 257 кеше яшәвен, ФАПтан тыш, биредә башка социаль объектлар булмавын билгеләп үтте. Бәтке авылындагы 43 күпфатирлы йортның 7сендә быел «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт үткәреләчәк. Аларның 6сында инде эш башланган. 
Чиратта – Круглое Поле поселогы. Бу райондагы иң эре җирлекләрнең берсе. Халыкның күпчелеге тимер юл тармагында хезмәт куя. Соңгы берничә елда биредә күләмле эшләр башкарылды. Поселок күзгә күренеп үзгәрде, яңа микрорайоннар барлыкка килде. Аларда инде, әлбәттә, инфраструктура мәсьәләсе кискен тора. Комиссия Локомотивная, Молодежная урамнарында булды. Урамнарда юл төзү эшләре бара, кайда үзара салым, кайда үз исәпләреннән вак таш салына. «5нче микрорайонда канализация үткәрү эше алда тора. Моның өчен программага керү кирәк. Проект 150 млн сумга төшә», – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Эльмира Низамиева. 
Биклән авыл җирлегендә 1700 кеше теркәлеп яши. Биредә районның күп балалы гаиләләре өчен участоклар бүленә. Җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев зиратның нык каралган булуын әйтеп үтте, моның өчен авылның имам-хатыйбына рәхмәтен әйтте. Хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Әйтик, халыкка хезмәт күрсәтү оешмаларында кадрлар белән проблема. «Почта мөдире юк, клуб мөдире юк, ФАП мөдире юк, саклык кассасы башлыгы юк...» – дип санады Мансур Сәхбиев. 
Иштирәк авыл җирлеге Иштирәк һәм Аулаш авылларын берләштерә. Җирлек башлыгы Гөлнара Гарифуллина, ике авылны чагыштырып, Аулашта һәр нигез каралган, чиста, өлкән хуҗалар исән булмаса, балалары кайтып туган йортларын тәртипли, ә менә Иштирәктә ташландык нигезләр күп, дип билгеләп үтте. Ә болай бу авыллар чиста, ттабигатьнең бик матур җиренә урнашканнар, елга-күлләргә, таулары җиләккә бай. 
Мәләкәс авыл җирлегендәге биш авылда 2800ләп кеше теркәлеп яши. Комиссия авылга кергәндә стеланың, юл кырыйларның торышын яхшы дип бәяләде. Җирлек башлыгы Юрий Васильев юл кырыйларын мәктәп, балалар бакчасы коллективлары белән чистартуларын әйтте. Үзәк урамнарның берсендә ташландык кибет бинасы торуын, хуҗасының аны ремонтларга, я булмаса сүтәргә теләмәвен әйтте. Шул ук милекченең басулары да эшкәртелми ятуына ачынды. Күләмле эшләргә килгәндә, быел Мәләкәснең мәдәният йортында озак еллар көткән капиталь ремонт башланды.
Түбән Суыксу – көннән-көн ныграк үсә торган территория. Җирлек башлыгы Флер Ихсановның белдерүенчә, халык биредә бик тырыш. Аерата Куады авылында бик тату, бердәм булып яшиләр. Үзара салым программасы буенча җирлектә шактый юллар ремонтланган, зиратлар, чишмәләр тәртипкә китерелгән. Дәүләт программасы белән төзелгән «Алга» спорт комплексына балалар бик теләп йөри.
Алга таба автобус Борды, Мусабай Завод авылларына юл алды. Икесе дә чиста, тәртипле җирлекләр. Юл кырыйлары чабылган, урамнар чиста, баганалар, посадкалардагы агачлар агартылган. Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова яшь фермерларның җирләр алып эшкәртүенә сөенечен белдерде. Мусабай Завод җирлегенең Ташкичү авылы элек-электән бик төзек авыл булды, хәзер дә шул сыйфатын югалтмый яшәвен дәвам итә. 
Иске Дөрештә дә соңгы елларда дәүләт программалары ярдәмендә күп эшләр башкарылды. «Балкыш» лагере гына да ни тора. Ләкин шактый зур авылга башлангыч мәктәптә нибары бер бала укый. Комиссия җирлекнең Таулы Дөреш авылында булды, мондагы төзеклеккә игътибар итте.
Теләнче Тамак, Яңа Бүләк авылларында да санитар чистарту икеайлыгы бушка үтмәгән. Урамнарда, юл кырыйларында тәртип. Теләнче Тамакның Хуҗи авылында быел халык үз исәпләреннән зират коймасын яңарткан. 
Шөкрәле, Күперле, Калиновка кебек кечкенә авыллары белән бергә көннән-көн киңәюче Суровка поселогын берләштергән Новотроицкое җирлегендә дә соңгы вакытта күләмле эшләр башкарылды. Әлбәттә, зур җирлектә хәл итәсе мәсьәләләр дә күп. 
Шилнәбаш, Комсомолец җирлекләре исә зур булмаган территорияләр. Комсомолецта, әйтик, 1000 кеше, Шилнәбашта 1363 кеше теркәлеп яши. «Бездә йортлар газ, су белән тулысынча тәэмин ителгән, канализация 80 процентка эшләнгән», – дип билгеләп үтте Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова. 
Князево җирлегенең «Татарстан» совхозы поселогында быел зиратта күләмле эшләр башкарылган – агачлар киселгән, чокыр күмелгән, күп итеп чүп чыгарылган. 
Иске Абдул, Боерган, Күзкәй кебек җирлекләр, нигездә, элек-электән  биредә гомер иткән халыкны берләштерә. Алар үз җирлекләренең патриотлары. Комиссия бу җирлекләрнең торышына уңай бәя бирде, чисталыкка, тәртипкә игътибар итте.
Калмаш авыл җирлегендә халыкның төрлесе бар – чисталык-тәртипнең мөһим икәне аңлаганы, аңламаны. Ләкин, күренеп тора, икеайлыкта территориядә күп эшләр башкарылган, урамнарда тәртип күзгә чалына. Калмашның үзендә зират чистарту проблема булып кала. Биредә вак агачлар күп. Алар тарала, кискән саен яңалары үсеп тора, ди җирлек башлыгы Равия Габдуллина. 
Ә менә Әҗмәкәй җирлегенең Яңа поселогында комиссия тәртипкә китерәсе урыннарның шактый булуын билгеләде. 
  «Икеайлыкта гына түгел, авылларда төзекләндерү, җыештыру, чистарту эшләре ел дәвамында бара инде ул», – дип билгеләп үттеләр соңыннан авыл җирлекләре башлыклары. Комиссия әгъзалары җирлек башлыкларының һәрберсенә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, һәрберсенең хезмәтен яхшы дип бәяләде. Иң яхшы дип табылган биш җирлек Сабантуй бәйрәмендә бүләкләнәчәк.  
/ Автор фотосы.


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев