10 июнь 2021 яңалыклары
-
Сау бул, мәктәп!
Район мәктәпләрен тәмамлаучылар БДИ тапшыруны дәвам итә.
-
Эт тешләгән
Шушы көннәрдә Әҗмәкәй авылында 5 яшьлек кызны эт тешләгән.
-
«Балкыш»та һәр смена үзенчәлекле
Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында 75 бала ял итә. Беренче смена 10 июньгә кадәр дәвам итә. 22 июнь көнне икенче – лингвистика сменасы ачыла. Балаларны инглиз теле белән кызыксындыру уеннар һәм мавыктыргыч чаралар ярдәмендә алып барылачак.
-
Уңыш өчен көрәш
Тукай районы басуларында уңыш өчен көрәш дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җиткергән мәгълүматларга караганда, июньнең беренче декадасына корткычларга каршы барлыгы 49,3 мең гектар, авыруларга каршы 41,6 мең гектар, чүп үләннәренә каршы 53,8 мең гектар җир эшкәртелгән. Уҗымнарны яфрактан тукландыру эшләре 35,1 мең гектарда башкарылган.
-
Тукай районы кунаклар кабул итте
ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге делегация «Камский» сәнәгать паркын карады, Иске Җирекле авылындагы «Бердәмлек» авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәнлеге белән танышты.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #26/ "Ү" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Иң төзек җирлекләр билгеләнде
1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам иткән санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү икеайлыгы төгәлләнде. Авыл җирлекләре территорияләрендә бу чорда нинди эшләр башкарылган? Икеайлыкка нәтиҗә ясау буенча район хакимиятендә махсус комиссия оешты. Дүшәмбе көнне комиссия әгъзалары һәм авыл җирлекләре башлыклары барлык авыл җирлекләрендә булып, эшләнгән эшләргә бәя бирде. Комиссия әгъзалары стелаларның, урам эчендәге һәм авылга керү юлларының торышын, юл кырыйларында, капка төпләрендә, социаль объектлар территориясендә үләннәрнең чабылган булуын, һәйкәл яннарын, чишмә тирәләрен, Сабантуй урыннарының әзерлеген, зиратларның торышын карау максатын куйды.