Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгәр дә сайлаулар мондый мөмкинлек бирә икән, мөселманнар анда һичшиксез катнашырга тиеш.

Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахииим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм...

Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахииим!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы
тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез
Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле
гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен
һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!

Мөхтәрәм җәмәгать!

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга
тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят
биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен иде.
Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә
насыйп булсын!
Хөрмәтле мөселманнар! Сезнең барыгызга да мәгълүмдер ки: тиздән
бөтен Россия халкы үзенә башлык сайлап куячак. Россия Президентын
сайлаулары көне 18 мартка билгеләнде. Шушы җаваплы чарада катнашып,
үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәп, чиста вөҗдан белән тавыш биреп,
Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешә алсак иде!
Ислам безнең кардәшләргә Ватанны сөяргә һәм якларга куша, анда
яшәүче халыкларның иминлеге, үзара аңлашып яшәүләре һәм тыныч
тормышлары турында кайгыртырга чакыра. Халыкның төрле катламнарга
таркалуы, байлар һәм фәкыйрьләр арасында аерманың артуы, җәмгыятьтәге
гаделсезлек очраклары, кешеләрнең хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылу
дәүләтнең басылуына, көчен югалтуына, хәтта зәгыйфьләнүенә китерә.
Җәмгыять һәм кешелек сәясәт һәм хакимияттән башка яши алмый.
Хөҗәтүл-Ислам имам әл-Газали (рәхмәтуллаһи галәйхи) "Хакимнәргә
нәсыйхәт" китабында болай дигән: «Хактыр ки, хакимлеккә ия булу - бүләк
ул. Аны дөрес, гадел итеп һәм тулы көчкә файдалана алса, кешегә шуның
кадәрле бәхет насыйп: аның иге-чиге булмаячак һәм аннан башка бернинди
бәхет булырга мөмкин түгел; ә инде хакимлекне башка максатларда
кулланган бәндә кайгының шундыена күмеләчәк, ул имансызлык кебек
хәсрәт булачак».
Ил башлыгы дәүләт белән үз халкы исеменнән һәм аның иминлеге
хакына идарә итәргә тиеш. Хәлиф Әбү Бәкер әс-Сиддыйк (радыйАллаһу
ганһу) болай ди: «Мине сезнең башлык итеп билгеләп куйдылар. Әмма шул
рәвешле мин сездән яхшырак дигән сүз түгел. Әгәр мине хаклы дип
уйлыйсыз икән, миңа терәк булыгыз. Әгәр дә гаделсезлегемне күрәсез икән,
миңа сүз бирмәгез. Үзем Аллаһыга буйсынган очракта гына, миңа
буйсыныгыз. Раббыбыз сүзеннән чыксам, сезнең дә минем алда буйсыну
бурычы булмаячак!».

Гомәр ибне әл Хәттаб (радыйАллаху ганһу) әйткән: «Минем туры юлдан
тайпылышларымны күрсәгез, төзәтегез!" Гомәр ибне Габдел-Газиз исә: «Мин
сезнең арадан чыккан берәү генә. Бары Аллаһы Тәгалә минем җилкәгә
сезнекеннән күпкә авыррак йөк салган», дигән.
Халык үзенә башлык сайлый икән, димәк аңа нәсыйхәтен дә бирергә,
хаталарына төртеп күрсәтергә дә хакы дигән сүз. Бүгенге вәзгыятьтә
сайлаулар дәүләтнең иң югары хакимиятен булдыру һәм социаль-икътисади,
иҗтимагый-сәяси торышны үзгәртү өчен бердәнбер законлы чара булып
тора.
Сезне 2018 елның 18 мартында Россия Президенты сайлауларында
катнашырга чакырабыз. Мөселманнар бу көнне үз фикерләрен белдерергә
хаклы! Россия җәмгыятенең зур өлешен тәшкил иткән, аның тормышында
зур роль уйнаган, илебезнең иминлеге хакына хезмәт куйган дин
кардәшләребез шушы мөмкинлектән читтә калырга тиеш түгел!
Ий, дин кардәшләрем! Коръәндә болай диелә: "Аллаһка итагать итегез,
рәсүлгә һәм үзегездән булган хөкем ияләренә итагать итегез" ("Ниса" сүрәсе,
59нчы аять). Ягъни Аллаһы Тәгалә Үзе үк галимнәр, казыйлар һәм
идарәчеләргә буйсынырга куша. Коръәннән тыш, Пәйгамбәребез ﷺ дә һәр
мөселманга ошаса да, ошамаса да үз идарәчесенә буйсыну тиеш, дигән.
"Әгәр дә әмирнең карарын яратмыйсыз икән, түзегез", дигән. "Хәтта
идарәчегез итеп кара тәнле колны куйсалар да буйсыныгыз", дип өйрәткән.
Шул ук вакытта Сөннәтебез Аллаһы Тәгалә әмерләрен үтәмәүдә буйсыну
ярамый, бары хәерледә генә буйсынырга тиешле дип өйрәтә.
Коръәннең тагын бер аятендә Раббыбызның дәгъватына җавап бирүче,
фарыз намазларын укучы һәм үзара киңәшләшүче кешеләрне ярата диелгән
("Шура" сүрәсе, 38нче аять). Бу аятьтән чыгып без хөкем ияләренең,
хакимиятнең нинди генә идарә итү формасы булмасын - демократияме,
монархияме - үз халкы белән киңәшләшергә тиешлеген күрәбез. Алар үз
сәясәтләрен халыкның мәнфәгатьләреннән чыгып алып барырга тиеш. Ә ил
башлыгын сайлау мөмкинлеге шушындый киңәшләшү институты түгелмени?
Кызганычка каршы, соңгы елларда мөселманнар арасында сәяси сайлауларда
катнашу тыела дигән нахак сүзләр йөри башлады. Янәсе, ислам кушмый. Без
шушы ялгыш фикергә үзебезнең җавабыбызны кайтарырга телибез.
Кайберәүләр демократияне имансыз кешеләр уйлап тапкан, шуңа
мөселманнарга сайлауларда катнашу тыела диләр. Әлеге фикерне яклап
чыгучылар "Йосыф" сүрәсенең 40 аятенә таянып сүз кушалар. Анда
әйтелгән: «Хөкем Аллаһыныкы гына». Ягъни, демократиянең барлык
институтларын да, шул исәптән сайлауларны да кеше уйлап тапкан, һәм алар
Аллаһы әмере түгел. Шулардан чыгып, кеше Шәригать күрсәтмәләреннән
тыш, карарлар чыгару өчен яңа ысуллар барлыкка китерергә түгел, имеш.
Вәләкин, бу мәсьәләне бәйнә-бәйнә карасак, без күрәбез: Шәригать безгә
бары тик гомуми кысалар гына куя, тормышның иң нечкә кагыйдәләрен
кешеләрнең үзләренә кабул итәргә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, дүрт тугры
хәлифнең һәрберсе төрлечә, әмма гадел сайлаулар һәм халыкның ирекле
рәвештә ихтыярын белдерүгә нигезләнеп билгеләнәләр.

Беренче хәлиф - Әбү Бәкер әс Ситдыйкны (радыАллаһу ганһу) бер
төркем мөселманнар сайлап куя, һәм аңа үз антларын башкалар да кушылып
бирә. Гомәр ибне әл-Хәттабны (радыйАллаһу ганһу) Әбү Бәкер, алдан
кардәшләреннән ризалык алып, үзе хәлиф итеп куя. Госман ибне Гаффанны
(радыйАллаһу ганһу) Гомәр ибне әл-Хәттаб сайлап алган 10 кеше үзара
киңәшләшеп куя, соңыннан башка мөселманнар кушылып, үз антларын аңа
да бирә. Гали ибне Әбү Талибтан (карамаллаһу ваҗахаху) исә хаким булырга
Мәдинә халкы Госман үтерелгәч таләп итә. Ул бу таләпне кабул итә һәм алар
аңа ант китерәләр.
Шулай итеп, тугры хәлифләрнең дүртесен дә сайлап куюда халык
хәлиткеч роль уйный. Чөнки халык аларга ант китермичә, аларның берсе дә
законлы хаким була алмас иде. Без аңларга тиеш: хакимлеккә кандидат
халыкка таянып кына властька килә ала.
Шунысы әһәмияткә ия: шушы дүрт хәлифне сайлау ысулларының берсе
турында да Коръәндә, Сөннәттә дә урын алмаган. Ягъни аларны сайлау
фикердәшләрнең Шәригать кануннарына нигезләнгән иҗтиһады булган.
Шулай итеп, әгәр дә хәзерге заманның демократик ысуллары һәм тәртипләре
шушы максатларда эшли икән, аларны ил башын сайлауларда куллануда
бернинди тыю булырга мөмкин түгел.
Була шундый кешеләр, алар демократияне гөнаһ шомлыгы дип атый,
шуңа күрә алар аңа каршы торалар. Әлеге стереотип кайбер демократик
илләрдә зина кылу, хәмер куллану, риба һәм азартлы уеннар таралуыннан
чыгып формалашкан. Әмма шушы фикердә торучылар мөһим бер хакыйкать
турында оныталар: демократия җәмгыятьнең торышын гына чагылдыра.
Әгәр дә җәмгыять гөнаһларга бирелүчән икән, ул демократия аша гөнаһлы
законнарда бик яхшы күренәчәк. Әхлакый яктан көчле булган җәмгыятьтә
исә демократия һәм парламент системасы ярдәмендә рухи кыйммәтләрне
саклауга юнәлдерелгән законнар кабул ителәчәк.
Берничә мисал китерик. Франциядә фахишәлек закон тарафыннан
тыелган, ә Швейцариядә рөхсәт ителгән. Төркиядә наркотиклар куллану
тыелган, ә Голландиядә марихуана сата торган оешмаларга рәсми рөхсәт бар.
Күрәсез ки, Ауропаның демократик илләрендә төрле законнар яши, һәм
демократия алардагы җәмгыятьнең никадәр әхлаклы яки әхлаксыз икәнлеген
генә күрсәтә.
Коръәндә болай диелә: «Һичшиксез, кешеләр үз нәфесләрен
алмаштырмый торып, Аллаһ кешеләрдә булган нигъмәтләрне
алмаштырмас. Әмма Аллаһ бер кавемга яманлык теләсә, аны һичнәрсә
кире бора алмас». ("әр-Рагъд" сүрәсе, 11нче аять). Бу аятьтән чыгып нәрсә
әйтә алабыз? Демократик системада әхлакый, дини һәм намуслы кешеләр
күбрәк булган саен, законнар да гаделрәк булачак. Ягъни: демократия - ул
законнар җыелмасы түгел, ул җәмгыятьнең рухи халәтен чагылдырган
система гына.
Кайсыбер мөселманнар шулай ук дәүләт хезмәтендә эшләргә ярамый
диләр. Бу фикер төптән дөрес түгел, хәтта Коръәнгә дә каршы килә. "Йосыф"
сүрәсенең 55нче аятендә Йосыф галәйһиссәлам ил башлыгына: "Мине бу

җирнең хәзинәләре өстенә түрә итеп билгелә. Һичшиксез, мин аларны лаек
булмаган бәндәләрдән саклаучы һәм икътисад мәсьәләләрен белгән
кешемен", - ди. Шуннан соң Йосыф Пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең дошманы
имансыз Фиргавен җитәкләгән Борынгы Мисыр хакимиятендә мөһим урын
ала!
Ялгышып фикер йөртүче мөселманнар арасында тагын бер караш бар.
"Сайлауларга баруда нинди мәгънә бар? Кандидатларның берсе дә мөселман
түгел. Мөселман булмаганнардан яхшылык көтмә", янәсе. Әлеге дин
кардәшләребез Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)
каршы төрле мәкерлекләр һәм хәйләләр коручы яһүди кавемнәрне, шулай ук
тәре походларын истә тотып фикер йөртәләр.
Әмма аларның бәхәсле карашларына да Коръәндә Аллаһы Тәгалә Үзе
җавап бирә: «Әһле китап арасында ышанып бер йөк мал әманәт итеп
калдырсаң, шуны сиңа кайтара торган кеше бар. Бер динар әманәт
бирсәң, гел өстеннән төшмичә, аны сиңа кайтармый торган кеше дә бар»
("Әлү Гыймран" сүрәсе, 75нче аять). Ягъни мөселманнар арасында да, башка
кавемнәрдәге кебек үк, ышанычлы һәм ышанычсыз кешеләр бар.
Тагын бер дәлил. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу
галәйһи вәсәлләм) үз сәхабәләренә христианлы Эфиопиягә һиҗрәт кылырга
куша. Чөнки аның башлыгын гадел дип санаган.
Һәм үзебезнең тормыштан алынган бер ап-ачык мисал китерәбез.
Казанда мәчет манараларыннан яңгыраган азан тавышы йокларга
комачаулый, дип прокуратурага шикаятьләр белән күбесенчә татар
милләтеннән булган мөселман кардәшләребез мөрәҗәгать итә, ә һич тә башка
дин һәм милләт кешеләре түгел. Икенче сүзләр белән әйткәндә,
мөселманнардан булмаган кешеләр мөселманнарга яхшы мөнәсәбәттә
булырга мөмкин, һәм киресенчә мөселман кардәшләребез үзләре еш кына
ислам диненә зарар китерә.
Мөселманнар, Россиянең тулы хокуклы гражданнары, җәмгыятебезнең
күпсанлы өммәте буларак, үз көченнән килгәнчә Ватаныбызның җитешсез
якларын киметүгә үз өлешен кертергә тиеш. Әгәр дә сайлаулар мондый
мөмкинлек бирә икән, мөселманнар анда һичшиксез катнашырга тиеш.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем, татарстанлылар! Раббыбыз һәммәбезгә дә
иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгалә
барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, куйган
хезмәтләребезнең җимешен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт томышында да
бәхетле булырга насыйп итсә иде. Гаиләләребезгә ныклык бирсен! Илебездә
һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев