10 март 2018 яңалыклары
-
Төнлә температура 25-30 градуска кадәр төшәчәк.
Иртәгә, 11 мартта, Татарстанда төнлә һәм иртән һава температурасы 25-30 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Башкала Казанда -25.. -27 градуска кадәр салкын булачак. Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.
-
2018 ел уңышына тупланган ашлама буенча алдынгы һәм артта калган районнар – исемлек
Татарстанда иң күп ашлама туплаган район белән иң түбән әзерлекле район арасында аерма 20 тапкырдан артык. Татарстан районнарында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнгән ашлама күләмендәге аерма 21 тапкырга җитә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әйтик, Зәй районында 1 гектар чәчүлек мәйданына 84,6 кг ашлык тупланган булса,...
-
Яр Чаллыда узган хоккей ярышларында беренчелекне Мәләкәс командасы алды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәрендә ир-атлар командалары арасында да хоккей уеннары булып узды. Ярышларда барысы бергә Биклән, Иске Абдул, Түбән Суыксу, Новотроицкое, Калмаш, Мәләкәс авылларыннан һәм Яңа поселогыннан килгән 7 команда катнашты. Хоккей киеренке рәвештә барды. Нәтиҗәдә беренчелекне Мәләкәс авылы командасы алды. Икенче һәм өченче урыннар Түбән Суыксу...
-
2018 елда Татарстанда ун урта мәктәп төзеләчәк
2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла. Быел "Соловьиная роща", "Салават күпере" һәм "Светлая долина" торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында да яңа мәктәпләр барлыкка киләчәк. 2011-2017 елларда республикада 42 мәктәп сафка бастырылды. Бу...
-
Әгәр дә сайлаулар мондый мөмкинлек бирә икән, мөселманнар анда һичшиксез катнашырга тиеш.
Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахииим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм...
-
Безнең йолаларыбыз:“Хатын-кызның күрке—яулык”
"Хатын-кызның күрке-яулык" Авыл китапханәсендә узган очрашу-кичә шулай дип аталды. Ул хатын- кызларыбызның милли баш киеме-яулык, шәлләр турында булды. Зал күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлгән. Нинди төсләр, нинди фактуралар гына юк анда! Авылдашлар төрле вакыйгалар белән бәйле, 50-60 ел сандык төпләрендә изге бер тарихи истәлек булып...
-
Тормыш юлын парлап узу – үзе олы бәхет
Районда озак еллар бергә гомер иткән күркәм парларны зурладылар Узган атнада Борды авылында «Тормыш китабы: Олы мәхәббәтнең яшерен серләре» дип аталган бәйрәм кичәсе үтте. Аны үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре һәм район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге хезмәткәрләре әзерләде. Әлеге үзенчәлекле чара районда инде икенче тапкыр уздырыла, 2017 елны гаилә тормышы юбилеен билгеләүче...
-
Укытучылар көч сынашты
«Ел укытучысы» дип исемләнгән Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесен үткәрү максаты - укытучыларның абруен күтәрү, аларның хезмәтен популярлаштыру һәм камилләштерү, бер-берең белән сәләтле педагогларның тәҗрибәсен уртаклашу. Быел ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгене үткәрү өчен ике номинация билгеләде. Педагогик стажы биш елдан артык булган укытучылар «Ел укытучысы» номинациясендә катнаштылар. Педстажлары өч...
-
Хәйрия концертына рәхим итегез
12 март 18 сәгатьтә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда автор-башкаручы Зөлфия Җиһанның «Җаным хыяллардан тора...» хәйрия концерты уза. Чарада Илсөяр Зарипова, Илнур Фәйзуллин, Марсилия, Инзилә Әхмәтгәрәева, Бордының «Туганайлар», «Ядкәр» ансамбльләре һ.б. катнашулары көтелә. Концертны Гөлзада Рзаева алып бара. Керү ирекле. 6+
-
Камияр Байтимеров: дәүләт бер кул белән биргәнне икенчесе белән кире ала
Әнәс Галиуллин театрда 55 ел хезмәт итте. Камияр Байтемеров республикада фермерларның уңышлары һәм уңышсызлыклары, аларның нинди каршылыклар белән очрашуы турында сөйләде. "Гел бер хата кабатлана, ә без һаман "Алга!" дибез; Җир шары түгәрәк булгач, барыбер шул урынга кире әйләнеп кайтабыз..." Татарстан Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемеров республикада...
-
Россиядә һәр дүртенче мәктәп укучысы үз акчасын чипсы алуга тота
Россиядә мәктәп укучыларының күпчелеге кесә акчаларын чипсыга, булочкаларга, конфетларга һәм газлы суга тота. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар сәламәтлеге буенча Фәнни-методик мәгълүмат үзәге галимнәре мәгълүматларына караганда, 27% мәктәп укучысының иң яраткан тәм-томы - чипсы. Кетердәвек бәрәңгедән кала, 26% бала кесә акчаларын булочкалар алу өчен, 20% бала - конфетларга, 17% -...
-
Татарстанда өйдә тавыш бирү турында гаризалар кабул итү башланды
Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлекләре аркасында сайлау участогына килә алмаган кешеләр янына үзләре рәхим итәчәк. Бүген Татарстанда сәламәтлекләре аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмаган кешеләрдән гаризалар кабул итү башланды. Өйдә тавыш бирү турында гариза тапшыру өчен, сәламәтлегенә бәйле проблемалары булган кеше, үзенең участок сайлау комиссиясенә шалтыратып әйтергә тиеш....
-
Песнәк бу көнне сайраса,җылытыр дигән борынгылар
Бүген 10нчы март районыбызда көндез -10, төнлә -19 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 756мм тәшкил итәчәк. Җил көнбатыштан секундына 2-4м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 5:57 минутта, кояш бата 17:21 минутта. Песнәк бу көнне сайраса,җылытыр дигән борынгылар. Яхшы кәеф бездән...