Гомуми физик әзерлек буенча ярышлар узды
Казанда гомуми физик әзерлек буенча «Игелек энергиясе» кубогының 3 нче этабы ярышларында Татарстан һәм Удмуртиядән килгән 16 команда спортчылары катнашты.
2012 елгы һәм кечерәк категориядә Тукай районыннан Сабир Гәрәйшин 2 нче урынны алды. 2010-2011 елгы спортчылар арасында 4 һәм 5 урыннарны Самат Гыйматдинов һәм Камил Сабирова яулады. 2008-2009 елгы спортчылар категориясендә Ләйлә Вәлиуллина – беренче, Илдан Тимуршин-икенче, Ренат Абдуллин-өченче, Иршат Ризатдинов дүртенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев