Фитнеска йөрсәң – акчаңны кайтаралар?
Фитнес-үзәкләргә абонемент сатып алган өчен Россиядә 13 процент салым өлешен кайтаруны кертергә мөмкиннәр.
Иң зур сумма 15,6 мең сум дип билгеләнгән. Бу – елына 120 мең сумнан кайтарыла торган салым. Закон проекты буенча, системаның киләсе җәйдән үк эшли башлавы ихтимал, дип яза «Известия». Салым хезмәт күрсәтүнең нинди төрләре өчен кайтарылыр – соңрак хәл ителәчәк. Мондый чара россиялеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуга стимул булыр дип фаразлана. Ләкин шул ук вакытта фитнес-үзәкләр бәяләрне дә арттырып куярга мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев