Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елларга баш бирмиләр

Район авыл җирлекләрендә ветераннар һәм инвалилар оешмалрында хисап җыелышлары дәвам итә. Унике авыл җирелегендә оешма җитәкчеләре авылдашлары алдында хисап тотты.Чираттагы җыелыш Күзкәй авылы җирлегендә 25 гыйнварда булды. Авыл мәдәният йортының җылы, уңайлы залында очрашу, ихлас сөйләшү өчен мөмкинлекләр тудырылган иде. Бер очрашу бер гомер дигәндәй, кайчандыр бергә эшләп йөргән авыл...

Район авыл җирлекләрендә ветераннар һәм инвалилар оешмалрында хисап җыелышлары дәвам итә. Унике авыл җирелегендә оешма җитәкчеләре авылдашлары алдында хисап тотты.Чираттагы җыелыш Күзкәй авылы җирлегендә 25 гыйнварда булды.

Авыл мәдәният йортының җылы, уңайлы залында очрашу, ихлас сөйләшү өчен мөмкинлекләр тудырылган иде. Бер очрашу бер гомер дигәндәй, кайчандыр бергә эшләп йөргән авыл өлкәннәре оешма рәисе Кәүсәрия Хафизованың ел буе башкарылган эшләр турында хисабын тыңларга, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә, ирешелгән уңышларга шөкерана итәргә, бер-сенең хәл-әхвәлләрен сөйләшергә җыелганнар.

Авыл җирлегенә барлыгы 250 пенсионер, 84 инвалид, 2 Бөек Ватан сугышы ветераны бар. Сер түгел, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчеләре хезмәт хакына түгел, җәмәгать башлангычында эшлиләр. Шулай булса да, күпчелеге сайлап куйган иптәшләренең ышанычын акларга, аларны актив тормышка тартырга тырышып, ихлас күңел биреп эшлиләр. Бу Кәүсәрия Хафизованың хисап чыгышында да ачык күренде. Өйләрендә генә ятмыйча, актив тормыш белән яшәргә омтылучы пенсионерлар өчен авыл җирлегендә барлык мөмкинлекләр:соңгы елларда сафка кергән спорт мәйданы, менә дигән мәдәният йорты, бай китап фонды булган китапханә, ветераннар бүлмәсе, олы кешеләр бит, бераз сәламәтлек көйсезләнеп китсә, дәваланырга сәләтле медперсоналы булган, көндез ятып дәвалана торган, амбулаториясе бар. Өлкәннәребез 30 еллык тарихы булган, Бөтенроссия лауреаты,"халык ансамбле" исемнәрен яулаган "Әллүки"Фольклор ансамблендә шөгыльләнәләр, китапханә каршында һәр атнада ветераннарның"Хәтирә" клубы эшли. Бер команда ветераннарыбыз, менә өч ел инде, скандинавларча йөрү апорты белән шөгыльләнә. Ирешелгән нәтиҗәләр дә куанычлы ,"Әллүки"нең өлкәннәр үрнәгендә оешкан укучылардан торган кече коллективы бар.Буыннар чылбыры дәвам итә,димәк. Алар "Казан түгәрәк уен" фестивалендә ничә район үзешчәннәре арасында чыгыш ясап, беренче урынны яуладылр.Бер төркем ветераннар ГТО нормаларын уңышлы тапшырды, бер генә спорт ярышы да безнең ветераннардан башка узмый.Узган хисап чорында 2 кубок, 18 медаль яуладылар. Кәүсәрия Зәкиевна актив спортчыларга бүләк тә әзерләгән иде. Җирлектәге һәр авылда Өлкәннәр, Инвалилар көннәре бик матур үткәрелә. Узган көздә ул мәдәният йортында зур бер бәйрәм рәвешендә узды. Ветераннар җырлып, биеп яшьлекләрен искә алдылар, бик бай чәй өстәле әзерләнгән иде. Инвалидлар ункөнлегендә азык-төлек җыелмасы таратылды, әледән -әле урын өстендә ятучыларның хәлләрен белеп торалар, юбилярларны өйләренә барып котлау да күркәм гадәт.Ни әйтсәң дә бүгенге көнге ветераннар гомерләрен тырыш хезмәткә багышлаган, авыр елларны кичергән кешеләр бит.Алар ихтирам-хөрмәткә лаеклы.

Җыелышта район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов катнашты һәм чыгыш ясап, ветераннарны район тормышы, башка җирлекләрдәге ветераннар оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды.

Залдагы бәхәсләшә-бәхәсләшә фикер алышкан авылдашларга карап торгач, юк әле, өлкән буынны елларга баш бирергә исәпләре юк, дип уйлап куясың. Авыл тормышына битараф түгел алар дип яза Заһидә Нәбиуллина, Күзкәй авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев