13 февраль 2018 яңалыклары
-
Диңгез кәбестәсенең файдасы
Русия биологлары диңгез кәбестәсе составында эчке әгъзаларда радионуклидлар һәм токсиннар туплануга киртә тудыручы матдәләр барлыгын ачыклаган. Япония галимнәре, ламинария (диңгез кәбестәсе) шешләр үсешен тоткарлый, ди. Аның яман шештән саклау үзлеге турында белгечләрнең моңа кадәр дә белдергәне бар иде. Кытай галимнәре диңгез кәбестәсенең калкансыман бизне авырулардан саклавын да исбатлады.
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 9нчы катнашучылары
Сэмэкэй авлылыннан Марсиль hэм Роза Хайруллиннар. Әлеге матур гаилә «Мәхәббәт канатында» бәйгесенә үзләренең иң матур фотоларын җибәргәннәр. Бу сурәт чын мәгънәседә «Иң үзенчәлекле фото» номинациясендә җиңү яуларга дәгъва кыла ала. «Мәхәббәт канатында» исемле бәйгесенең башка катнашучылары турында моннан укыгыз: Беренче катнашучылар Икенче катнашучылар Өченче катнашучылар Дүртенче катнашучылар Бишенче катнашучылар Алтынчы...
-
Елларга баш бирмиләр
Район авыл җирлекләрендә ветераннар һәм инвалилар оешмалрында хисап җыелышлары дәвам итә. Унике авыл җирелегендә оешма җитәкчеләре авылдашлары алдында хисап тотты.Чираттагы җыелыш Күзкәй авылы җирлегендә 25 гыйнварда булды. Авыл мәдәният йортының җылы, уңайлы залында очрашу, ихлас сөйләшү өчен мөмкинлекләр тудырылган иде. Бер очрашу бер гомер дигәндәй, кайчандыр бергә эшләп йөргән авыл...
-
Круглое поле поселогында җыен узды ФОТО
-
«Мәхәббәт канатында» дип аталган бәйгенең катнашучыларына тавыш бирүне башлыйбыз
Бүген без гашыйклар көненә каратып без үткәргән «Мәхәббәт канатында» дип аталган бәйгенең катнашучылары өчен тавыш биренү башлыйбыш. Тавышыгызны безнең вконтакте группасында бирә аласыз. Катнашучылар белән Редакция бәйгеләре яки Конкурсы редакции сәхифәсендә таныша аласыз.
-
“Әдәби карта” конкурсы җиңүчеләрен беренче унлыгына Түбән Суык-Су кергән
Узган елның май аенда "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары «Әдәби карта» конкурсы игълан иткән иде. Конкурска барысы ике йөзгә якын эш килгән. 19 гыйнвар көнне "Мәгариф" журналы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына җыйды. Тантаналы чара барышында жюри рәисе - Татарстанның халык шагыйре, Татмедиа АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, язучы, тарихчы,...
-
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тренинг уздырды
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Яшәү матур" программасы кысаларында Кенәз мәктәбе укучылары белән «Уверенное и неуверенное поведение» дигән темага тренинг уздырды.
-
"Иделдәге Герой шәһәр" дигән фотокургәзмә
"Иделдәге Герой шәһәр" дигән фотокургәзмә ,Анда Иске Абдул авылында гомер итүче Якуповлар гаиләсе туплаган фотолар урнаштырылган."Гиндикуш" музеындагы бу фотокургәзмәдә Юноармия членнары һәм мәктәп укучы булды.
-
13 февраль көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 13 февраль көнне, Тукай районында, көн аяз булачак, явым-төшемсез. Һава температурасы көндез -14 градус салкынлык, төнлә -16 градус. Җил секундына 2 метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -15 градус салкын булачак.