Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әдәби карта” конкурсы җиңүчеләрен беренче унлыгына Түбән Суык-Су кергән

Узган елның май аенда "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары «Әдәби карта» конкурсы игълан иткән иде. Конкурска барысы ике йөзгә якын эш килгән. 19 гыйнвар көнне "Мәгариф" журналы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына җыйды. Тантаналы чара барышында жюри рәисе - Татарстанның халык шагыйре, Татмедиа АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, язучы, тарихчы,...

Узган елның май аенда "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары «Әдәби карта» конкурсы игълан иткән иде. Конкурска барысы ике йөзгә якын эш килгән. 19 гыйнвар көнне "Мәгариф" журналы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына җыйды.

Тантаналы чара барышында жюри рәисе - Татарстанның халык шагыйре, Татмедиа АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, шагыйрь, журналист Ленар Шәех чыгыш ясап, җиңүчеләрне тәбрикләп узды.

Конкурста катнашып, беренче унлыкка кергән укытучы, тәрбиячеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Беренче унлыкка кергән бүләкләнүчеләр исемлегендә Түбән Суык-Су урта мәктәбенең туган тел укытучысы Шакирова Затия Нәбиулла кызы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев