Тукай районында наркотиклар әйләнеше белән бәйле 4 очрак теркәлгән
Район хакимияте бинасының утырышлар залында наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Район Эчке эшләр бүлеге башлыгы Марат Ваһапов хәбәр итүенчә, ел башынннан районда законсыз наркотиклар әйләнеше белән бәйле 4 очрак теркәлгән. Беренче ике очракта сатучы марихуана белән, бер очракта - спайс, калган очракта опий белән тотылган. Наркотиклар белән бәйле...
Район хакимияте бинасының утырышлар залында наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Район Эчке эшләр бүлеге башлыгы Марат Ваһапов хәбәр итүенчә, ел башынннан районда законсыз наркотиклар әйләнеше белән бәйле 4 очрак теркәлгән. Беренче ике очракта сатучы марихуана белән, бер очракта - спайс, калган очракта опий белән тотылган. Наркотиклар белән бәйле 23 беркетмә төзелгән. Болар куллану, саклау һәм медицина тикшерүеннән баш тарту өчен төзелгән беркетмәләр. Өч ай эчендә районда 19,05 грамм наркотик матдә алынган. Наркотик дозасын арттырудан үлем очраклары теркәлмәгән. Авыл җирлекләрендә наркоманнар җыелу урыннарын булдырмау буенча район Эчке эшләр бүлеге эшен алга таба да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев