30 март 2017 яңалыклары
-
Элвин Грей Гөлназ Асаевага тәкъдим ясады! (видео)
Радик Юльякшинның (Элвин Грей) "Кияүгә чык син миңа" җырын кемгә багышлап язганын беләсезме? Ниһаять, җырчы бу серне ачты!.. Радик белән Гөлназ Асаева турында имеш-мимешләр күптәннән йөри. Кемдер яшьләрнең никахы булган, дип тә сөйләде. Чын дөресен Радик Гөлназның Уфада узган концертында ачып салды. Ул зал тулы тамашачы алдында Гөлназга бер кочак...
-
Тукай районы укучылары җиңү яулады
Мәктәп укучылары арасында фән олимпиадаларның республика туры төгәлләнде. Өч укучы районыбызга җиңү китерде һәм призер дипломнарына лаек булды. Мусабай-Завод урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Вәлиева Рузилә татар әдәбиятыннан өченче ел рәттән җиңү яулады(җитәкчесе Вилданова Лилия Равилевна). Новый поселогы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Бариев Тимур биологиядән (җитәкчесе Минегулова Гөлнара Рафиковна),...
-
Тукай районында эчеп рульгә утыручыларны ачыклаячаклар
Автомобиль йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәве иртәгә махсус контрольдә булачак, чөнки районның ЮХИДИ инспекторлары, участок вәкаләтлеләре белән берлектә, «Тоннель» дип аталган оператив-профилактик рейдка чыгачаклар. Руль артына аракы эчеп утыру бүгенге көндә аеруча зур проблема. Ел саен мондый хокук бозулар саны югары кала бирә. Инспекторлар аеруча шушы төр кагыйдә бозуга игътибар...
-
Тукай районында наркотиклар әйләнеше белән бәйле 4 очрак теркәлгән
Район хакимияте бинасының утырышлар залында наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Район Эчке эшләр бүлеге башлыгы Марат Ваһапов хәбәр итүенчә, ел башынннан районда законсыз наркотиклар әйләнеше белән бәйле 4 очрак теркәлгән. Беренче ике очракта сатучы марихуана белән, бер очракта - спайс, калган очракта опий белән тотылган. Наркотиклар белән бәйле...
-
Ветераннарыбыз призлы урыннар алдылар
Яр Чаллының шахмат-шашка клубында VII республикакүләм шахмат-шашка ярышлары буенча темпо турнирның зональ туры үткәрелде. Ярышлар Тукай, Актаныш, Минзәлә һәм Сарман районнарыннан килгән ветераннар (пенсионерлар) арасында узды. Район данын турнирда өч ветеран яклап чыкты. Шахмат буенча Теләнче Тамактан Юрий Овсянников, шашка буенча Калмаштан Рәисә Шакирова һәм Мәләкәс авылыннан Василий Иванов беренче...
-
Сабантуй июль башында үтәчәк
Сабантуй бәйрәменең 2017 елда кайсы көннәрдә үткәрелүе турында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Указы чыкты. ТР авыл җирлекләрендә, муниципаль район үзәкләрендә (шул исәптән республика шәһәрләрендә) татар халкының милли бәйрәме - «Сабантуй» 1-2 июль көннәрендә үткәреләчәк. Яр Чаллы шәһәрендә милли бәйрәмебез 8 июль көнне оештырылачак. ТР башкаласы - Казанда Сабан туе 15...
-
«Хатын-кызлар җаваплылык кебек: алу – җиңел, качу – читен»
Ирсез хатын - ауга чыккан арыслан, ирле хатын - каравылдагы эт. * * * Хатын-кызлар җаваплылык кебек: алу - җиңел, качу - читен. * * * Карсылулар салкын, тик тиз эри. * * * «Кара көн»гә шундый нык әзерләнде һәм... аны түземсезлек белән көтә башлады... һәм көтеп ала алмады. *...
-
Бавыр паштеты (рецепт)
Тәския Вәгыйзовадан йомырка белән бавыр паштеты рецептын тәкъдим итәбез. Паштет өчен 800 грамм бавыр, 60 грамм ак май, ике йомырка, 4 уртача суган, 3-4 тырнак сарымсак, тәменчә кара борыч һәм тоз кирәк булачак. Барысын бергә иттарткыч аша чыгарырга яки блендер белән вакларга. Катнашманы савытка салырга, пешкән йомырка батырып чыгарга, бытбылдык...