Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экологик бәйгеләрдә җиңүчеләрне саллы гына бүләкләр көтә

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр бөтен республика буенча территорияләрне чистартуның санитар-экологик икеайлыгы игълан ителә. Әлеге икеайлык кысаларында узачак чаралар белән Министрлар Кабинетында үткән брифинг барышында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков таныштырды. Быел тиешле булмаган урыннарда чүплек оештыруга зур игътибар биреләчәк. «Халык контроле» сайтына санитар- экологик...

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр бөтен республика буенча территорияләрне чистартуның санитар-экологик икеайлыгы игълан ителә. Әлеге икеайлык кысаларында узачак чаралар белән Министрлар Кабинетында үткән брифинг барышында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков таныштырды. Быел тиешле булмаган урыннарда чүплек оештыруга зур игътибар биреләчәк. «Халык контроле» сайтына санитар-

экологик нормалар бозылуы турында әледән-әле хәбәрләр килеп тора. Карлар эреп бетүгә, кыш буе җыелган чүпләр күренер һәм андый хәбәрләр саны тагын да артыр, дип көтелә. Рөхсәт ителмәгән җирдә чүплек оештыруны туктату максатыннан махсус фотокапкыннар да урнаштырылачак.

Республика күләмендә «#ЭКОяз2018» бәйгесе старт алды. «Экомәктәп», «Экогаилә», «Экопредприятие», «Эковуз», «Экобакча» (балалар бакчалары өчен), «Экооешма» һәм «Экоүзәк» номинацияләре каралган. Бәйгенең район турында җиңүчеләр республика турында катнашачак. Республика турында җиңүне яулаганнарга ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан бүләкләр әзерләнгән. Мәсәлән, «Экогаилә» номинациясендә җиңүчеләр Кырымга путевка белән бүләкләнәчәк.

Шулай ук санитар-экологик икеайлык кысаларында «Иң яхшы муниципаль оешма» конкурсы да уздырыла. Муниципаль районнарның экологик торышын бигеләүдә рөхсәт ителмәгән урыннарда калдыклар, чүплекләр җыелуын да күзәтәләр, аларның саны һәм мәйданы карала. Моның өчен махсус авиаочышлар уздырыла һәм җирле халык белән эшчәнлек алып барылачак. Муниципаль оешмалар алдында ихата, балалар мәйданчыклары, ял итү урыннарын чистарту, урам, юлларны чистарту, зиратларны тәртипкә китерү бурычлары куела. Иң яхшы дип танылган муниципаль оешмага бүләк итеп балалар уен майданчыгы биреләчәк.

Моннан тыш, республикада экологик проблемаларны системалаштыру һәм хәл итү ниятеннән, өчьеллык программа проекты әзерләнә. «Татарстан - безнең йортыбыз, без аны тәртиптә тотарга тиеш», - дип белдерде экология һәм табигать ресурслары министры һәм территорияләрне чистартуда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев