Бәйге "Татар моңы" конкурсына сайлап алу туры булып санала.
30-31 март көннәрендә Екатеринбург каласында "Урал сандугачы"н сайлаячаклар.
Милли мәдәниятне үстерү, сәләтле яшьләрне барлау, иҗади элемтәләр урнаштыру максатыннан уздырыла торган бәйге Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучыларны чакыра, дип яза "Урал татарлары" сайты.
Бәйгедә катнашучыларны 3 яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр: 15...
Бәйге "Татар моңы" конкурсына сайлап алу туры булып санала.
30-31 март көннәрендә Екатеринбург каласында "Урал сандугачы"н сайлаячаклар.
Милли мәдәниятне үстерү, сәләтле яшьләрне барлау, иҗади элемтәләр урнаштыру максатыннан уздырыла торган бәйге Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучыларны чакыра, дип яза "Урал татарлары" сайты.
Бәйгедә катнашучыларны 3 яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр: 15 яшькә кадәр, 15-36 яшьлекләр һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр.
Алар ялгыз җырлау, вокаль ансамбль һәм вокаль-инструметаль ансамбльләр, инструменталь башкару номинацияләрендә иҗади көч сынаша. Башкару жанры чикләнмәгән.
15 яшькә кадәрге катнашучылар - 2 җыр башкарырга, ә өлкәнрәк катнашучылар 3 җыр башкарырга тиеш булачак.
Сүз уңаеннан, "Урал Сандугачы" бәйгесе "Татар моңы" конкурсына сайлап алу туры булып санала.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев