23 март 2018 яңалыклары
-
Үзәк банк төп ставканы тагын киметте
Банк карарын соңгы айларда Россиядә инфляция дәрәҗәсе түбән булу белән аңлата. Россия Банкы чираттагы мәртәбә төп ставканы киметте. Бүгенге утырыш нәтиҗәләре буенча, регулятор аны 7,25 процент дәрәҗәсендә билгеләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Үзәк банк төп ставканы моннан ай ярым элек кенә киметкән иде әле. Банк үз карарын соңгы...
-
“Ак Барс” Көнчыгыш конференциянең финалына чыкты
Магнитогорскиның Металлург командасы белән барган серия 4:1 исәбе белән тәмамланды. Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Көнчыгыш конференциянең финалына чыкты. Бишенче матчта "Ак Барс" командасы үз бозында "Металлург"ны җиңде. Исәп - 3:1 Магнитогорскиның "Металлург" командасы белән барган серия исәбе - 4:1. Бишенче матч "Татнефть Арена"да аншлаг җыйды. Матч башланырга берничә сәгать...
-
Татар мәкамен торгызу өчен, милли җирлектән аерылмаган остазлар кирәк
Амстердамнан килгән галимә бүген Казанда мәкам турында лекция укыды. Татар мәкамен торгызу өчен, аның милли җирлектән аерылмый яшәгән остазлардан шәкертләренә тапшырылуы мөһим. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты - Амстердамнан кайткан галимә Гүзәл Сәйфуллина әйтте....
-
Айрат Хайруллин: Натуральный сыр может стоить 400 рублей, если он произведен в РТ
В Татарстане дешевое молоко и много производителей натурального сыра, поэтому он доступен по цене. Натуральный сыр можно купить за 400 рублей, если он произведен в регионах, где достаточно молока, например, таких, как Татарстан. Об этом заявил в интервью Business FM первый заместитель председателя Комитета Госдумы РФ по аграрным вопросам, президент...
-
Чаллы кызы әйберләрен күпердә калдырып юкка чыккан
Коткаручылар Түбән Кама ГЭСы тирәсендә эзләү эшләре алып бара. Чаллыда Түбән Кама гидроэлектростанциясендә 21 яшьлек кызның киемнәрен һәм паспортын тапканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Коткаручылар Чулман елгасының өстен фонарь белән тикшереп чыккан, әмма куе томан һәм караңгылык эзләргә комачаулаган. Бу урында...
-
Екатеринбургта "Урал сандугачы"н сайлыйлар
Бәйге "Татар моңы" конкурсына сайлап алу туры булып санала. 30-31 март көннәрендә Екатеринбург каласында "Урал сандугачы"н сайлаячаклар. Милли мәдәниятне үстерү, сәләтле яшьләрне барлау, иҗади элемтәләр урнаштыру максатыннан уздырыла торган бәйге Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән катнашучыларны чакыра, дип яза "Урал татарлары" сайты. Бәйгедә катнашучыларны 3 яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр: 15...
-
24 марттан Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Казанда ярминкәләр ун мәйданчыкта булачак. 24 марттан Казан, Чаллы һәм Октябрьский бистәсендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Казанлылар өчен ун мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш товарлары сатып алу мөмкинлеге булачак. Мәйданчыкларның исемлеге белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга...
-
Һәлакәттә 42 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде
Кичә Яр Чаллы - Зәй трассасының беренче километрында «Лада Гранта» автомобиле белән «Вольво» йөк машинасы бәрелеште. Җиңел машинаның йөртүчесе, 42 яшьлек хатын-кыз, юлның бозлавык булуына да карамастан, тизлеген тиешледән арттыра һәм каршы юнәлештәге полосага чыга. Нәтиҗәдә ул идарә итүне югалта һәм йөк машинасына бәрелә. Түбән Кама шәһәрендә яшәгән әлеге хатын-кыз...
-
Комсомолец поселогында шигырь көне үтте
Март ахырында поэзия көне билгеләп үтелә. Комсомолец поселогында да әлеге дата уңаеннан үзенчәлекле кичә уздырылды. Чарада рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ф. Кузнецова белән бергә мәктәп укучылары катнашты, күрше авыллардан китапханәчеләр һәм поселокның шигырь яратучы халкы килде. Кичәгә махсус рәвештә кунак итеп чакырылган Н. Галицкая, Г. Ибраһимова үзләре дә шигырьләр...
-
Бик нык арысаң, гәүдә авырлыгың кимесә, температураң төшмәсә – табибка бар
Һәр ел саен 24 мартта бөтен дөнья күләмендә туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бүген ул һәр җирлек өчен актуаль. Районда һәр елны 8-10 кешенең әлеге авыруны йоктыруы ачыклана. Аларның 50 проценты флюорографик тикшеренү вакытында билгеле була.
-
«Мин татарча сөйләшәм!»
Бәтке мәктәбе коллективы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә кушылды. Беренче итеп, бу акция кысаларында үткәреләчәк чаралар планын төзедек, «Татар телендә 150 сүз» дип исемләнгән буклет-сүзлекләр, акциянең логотибы булган ябыштыргычлар әзерләдек.
-
Язгы каникулларда балаларның юл йөрү куркынычсызлыгын аерым контрольгә алалар
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 19 марттан 31енә кадәр «Язгы каникуллар» дип аталган оператив-профилактик чара үткәрә. Бу көннәрдә инспекторлар мәктәпләрдә балалар белән юлда йөрү куркынычсызлыгы хакында әңгәмәләр үткәрә, әти-әниләр белән очрашулар уздыра, җәяүле балаларның кагыйдәләрне үтәве, шулай ук пассажир балаларны йөртү махсус контрольгә алына. Ел башыннан районда балалар катнашында 3 һәлакәт теркәлгән,...
-
Тукайлылар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программаларында катнаша ала
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программалары хакында башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге баш белгече Любовь Колчерина чыгыш ясады. «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» федераль максатчан программасы һәм «Татарстанда гражданнарны торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме» республика программасы нигезендә әлеге өлкәдә...
-
Районга Монополиягә каршы көрәш идарәсе вәкиле килә
29 мартта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павловның Тукай районына килүе көтелә. Идарә вәкиле район җитәкчелеге белән очрашачак, мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрәчәк, район территориясендә булып, халык белән аралашачак.
-
Милеккә хокукны электрон юл белән теркәргә була
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә милекне электрон юл белән теркәү буенча «Бердәм кайнар линия көне» үтте. Сораулар күп булды, шуларның иң актуальләре газета укучылар өчен дә кызыклы булыр.