Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Дүрт аяклы дустым» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

Җиңүчене тукайлылар сайлады. Иң яхшы фотография өчен тавыш бирүдә 2191 кеше катнашты. Бәйгедә үз көчен сынап карарга теләүчеләрдән бары тик яраткан хайваннарының фоторәсеме һәм аның турыда сөйләү соралды. Нәтиҗәдә беренче булып Солтан Хәдиев табылды. Ул Иштирәк авылыннан. Малайның фоторәсеме 50,9% тавыш җыйды. Солтанның фотосын 1116 кеше яхшы дип тапты. Икенче...

Җиңүчене тукайлылар сайлады. Иң яхшы фотография өчен тавыш бирүдә 2191 кеше катнашты. Бәйгедә үз көчен сынап карарга теләүчеләрдән бары тик яраткан хайваннарының фоторәсеме һәм аның турыда сөйләү соралды.

Нәтиҗәдә беренче булып Солтан Хәдиев табылды. Ул Иштирәк авылыннан. Малайның фоторәсеме 50,9% тавыш җыйды. Солтанның фотосын 1116 кеше яхшы дип тапты.

Икенче урында шулай ук Иштирәктән булган Шамил Закиров. Ул җибәргән фоторәсем өчен 953 кеше тавыш бирде. Бу 43,5%.

Таңнур һәм Райнур Якуповлар бәйгедә дүртенче урын яуладылар. Алар Иске Абдулда сыер белән фотога төшкән иде. Моны 95 газета укучы (4,3%) хуплады.

Дүртенче урын Динара Муськина һәм аның песие Дусяда. Алар Кече Шилнәдән. Фоторәсемнәре өчен 27 кеше тавыш бирде. Бу 1,2%.

«Якты юл» газетасы җиңүчеләрне 2 нче ноябрьдә бүләкләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев