Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда балыкчы Чулман елгасында боз астына төшеп киткән

Әлеге хәл шәһәр пляжы тирәсендә ярдан 700 метрлап ераклыкта булган. Чаллыда 61 яшьлек балыкчы Чулман елгасында боз астына төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә көндез бердәм 112 номеры ашыгыч диспетчерлык хезмәтенә шалтырату алынган. Шаһит Чулман елгасында...

Әлеге хәл шәһәр пляжы тирәсендә ярдан 700 метрлап ераклыкта булган.

Чаллыда 61 яшьлек балыкчы Чулман елгасында боз астына төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә көндез бердәм 112 номеры ашыгыч диспетчерлык хезмәтенә шалтырату алынган. Шаһит Чулман елгасында шәһәр пляжы тирәсендә ярдан 700 метрлап ераклыкта балыкчы ир-атның боз астына китүен хәбәр иткән. Урынга алтынчы зона коткару отряды чыккан. Алар балыкчыны судан чыгарып, полицейскийларга тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев