Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» заводында йөк төягеч хатын-кызны таптаткан
Хатын-кыз Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә үлгән. Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» двигательләр заводында погрузчик предприятиенең 53 яшьлек хатын-кызын таптаткан, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар. Фаҗига кичә иртән склад мәйданында килеп чыккан. Погрузчик йөртүчесе завод эшчесен таптаткан һәм сәнәкләрендә берничә метр сөйрәп барган. Нәтиҗәдә хатын-кыз җәрәхәтләр алган. Килеп җиткән медицина хезмәткәрләре...
Хатын-кыз Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә үлгән.
Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» двигательләр заводында погрузчик предприятиенең 53 яшьлек хатын-кызын таптаткан, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар.
Фаҗига кичә иртән склад мәйданында килеп чыккан. Погрузчик йөртүчесе завод эшчесен таптаткан һәм сәнәкләрендә берничә метр сөйрәп барган. Нәтиҗәдә хатын-кыз җәрәхәтләр алган. Килеп җиткән медицина хезмәткәрләре зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр, берничә сәгатьтән ул реанимациядә үлгән.
Фаҗига урынында тикшерү үткәрелә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев