28 февраль 2017 яңалыклары
-
Тукай районы спортта Республика беренчелегендә яхшы нәтиҗәләргә иреште
Районның җыелма командасы ирекле көрәш буенча Мамадыш шәһәрендә үткән республика беренчелегендә катнашты. Команда составында Биклән, Бәтке, Кече Шилнә авылларыннан, Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселокларыннан 2000-2002 елгы 15 егет һәм кыз бар иде. Республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 200ләп катнашучы арасында безнең үсмерләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Круглое Поледан Милана Сәлахова үз...
-
23 февральне ничек каршыласаң, 8 мартны шулай үткәрерсең
Бу әйтемнең ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен без 10 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган сораштырудан соң белербез. Ә әлегә - "23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен ничек бәйрәм иттегез?" сораштыруының нәтиҗәләре: Файдалы киңәш, игътибар һәм ярату - иң яхшы бүләк! 31.8% Ә аны бәйрәм итәргә кирәк идеме? 22.7% Бантик...
-
Тукай районында бильярд буенча Тукай районы Кубогы үткәрелде
25 нче февраль көнне Түбән Суыксу мәдәният йортында «Ирекле пирамида» бильярды буенча Тукай муниципаль районы Кубогына ачык турнир үткәрелде. Ярышлар районда бильярд спортын популярлаштыру һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау, спорт сөючеләрнең осталыкларын арттыру максатларында уздырылды. Ярышта 18 яшьлек һәм өлкәнрәк бильярд уенын яратучылар катнашты. Наис Сәйфетдинов, Рәис...
-
Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» заводында йөк төягеч хатын-кызны таптаткан
Хатын-кыз Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясендә үлгән. Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» двигательләр заводында погрузчик предприятиенең 53 яшьлек хатын-кызын таптаткан, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар. Фаҗига кичә иртән склад мәйданында килеп чыккан. Погрузчик йөртүчесе завод эшчесен таптаткан һәм сәнәкләрендә берничә метр сөйрәп барган. Нәтиҗәдә хатын-кыз җәрәхәтләр алган. Килеп җиткән медицина хезмәткәрләре...
-
Чаллыда йога белән шөгыльләнгәндә икенче сыйныф укучысының гомере өзелгән
Чаллыда көндезге икедә өенә кайткач, әтисе икенче сыйныфта укучы улын үле килеш таба. Фаҗиганың бәхетсезлек очрагы аркасында килеп чыкканлыгы ачыкланган. Малай йога белән шөгыльләнә торган флеш-тукымага чорналган һәм буылып үлгән, дип яза «Шәһри Казан» газетасы.
-
Илфак Шиһапов үзенә хатын эзли: "Тагын бер булса да бәбәй үстерерлек көчем дә, хәлем дә бар"
Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан аерылган продюсер үзенә яңа тиң яр эзли. Җырчы булмаса да ярый, ди ул. "Матбугат.ру" редакциясенә Илфак Шиһапов мөрәҗәгать иткән. - Ялгыз яшәвемә ике ел булып китте. Туйдым. Сау-сәламәт, аек, эшли торган, тормышы җиткән ир-атка да пар кирәк икән, - дип эчен бушатты ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә, - Минем...
-
Тукай районында вирус чигенә, ләкин һава торышы тотрыксыз
Кышның соңгы атнасында Тукай районында кискен респиратор вирус инфекцияләренең 62 очрагы теркәлгән, шуларның 45е - балалар. Калмаш авылында яшәүче пенсионер исә грипп белән авырган. Моннан алдагы периодта ОРВИның 165 очрагы теркәлгән иде. Вирус сизелерлек артка чигенгән. Шулай да язгы һава торышының тотрыксыз булуын, сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булу кирәклеген кисәтә табиблар....