Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бюджеттан тыш оешмаларда минималь хезмәт хакы – 8848 сум

2017 елның 11 июленнән Татарстан Республикасының бюджеттан тыш оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 8848 сум дип билгеләнде. Шулай итеп, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзеп эшләүченең эш хакы, компенсацион һәм стимуллаштыру түләүләрен дә кертеп, хәзер югарыда әйтелгән суммадан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта хезмәткәрнең тулы эш сәгатен эшләве,...

2017 елның 11 июленнән Татарстан Республикасының бюджеттан тыш оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 8848 сум дип билгеләнде. Шулай итеп, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзеп эшләүченең эш хакы, компенсацион һәм стимуллаштыру түләүләрен дә кертеп, хәзер югарыда әйтелгән суммадан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта хезмәткәрнең тулы эш сәгатен эшләве, хезмәт нормаларын (вазифаларын) тулысынча үтәве шарт.
Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләргә минималь эш хакы «Хезмәт хакының минималь күләме турында»гы Федераль закон нигезендә, 2017 елның 1 июленнән 7800 сум дип билгеләнде.
Законнарны үтәмәгән эш бирүчеләр РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта, хезмәткәрләр ТР Хезмәт буенча дәүләт инспекциясенә, суд, прокуратура органнарына, шулай ук «Халык контроле» порталына һәм райондагы 70-00-76 кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә ала, дип белдерәләр район мәшгульлек үзәге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев