25 июль 2017 яңалыклары
-
Бюджеттан тыш оешмаларда минималь хезмәт хакы – 8848 сум
2017 елның 11 июленнән Татарстан Республикасының бюджеттан тыш оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 8848 сум дип билгеләнде. Шулай итеп, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзеп эшләүченең эш хакы, компенсацион һәм стимуллаштыру түләүләрен дә кертеп, хәзер югарыда әйтелгән суммадан да ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта хезмәткәрнең тулы эш сәгатен эшләве,...
-
Тукайлылар Әлфия Когогинага сорауларын бирә ала
27 июльдә, пәнҗешәмбе көнне, тукайлыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәхси сораулар буенча кабул итә. Чара район хакимиятенең 204нче кабинетында 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә үтә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
Чүп яндыру заводы табигатькә зыянлымы? Чүп яндыру заводлары турында 5 уйдырма
Казанда якын вакытта төзү күздә тотылган чүп яндыру заводы турында әллә никадәр имеш-мимешләр йөри. Аларның кайберләренә чик кую өчен "Интертат" экспертларга мөрәҗәгать итте. 1. Чүп яндыру заводының газ чистарту системалары бөтен зарарлы матдәләрне дә тоткарламый? Интернетта Мәскәүдәге 2нче чүп яндыру заводыннан зарланган язмалар белән танышырга була. Аның газ чистарту җайланмасы...
-
Июль – Тукай районында Сабан туйлар ае
Июль аеның буеннан-буена Тукай районында Сабан туйлары дәвам итә. Бу ялларда исә милли бәйрәм Кнәз авыл җирлегенә караган Казиле авылында узды. Мәдәни йолаларга таянып, бар халыкны уртак мәйданга туплап, киң колач һәм уен-көлке белән уздырылучы чара ул Сабан туе.
-
Илсаф: көтеп алынган оныгым туды
Татарстанның атказанган артисты ИлСаф дәү әти булды! Җырчының кызы Энҗе кыз бала алып кайткан. - 15 июльдә Энҗе Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә бәби тапты. Оныгымны каршы алырга мин дә бардым. Минем өчен бу - зур шатлык, көтеп алынган онык! Дәү әти булгач, киресенчә, яшереп киттем. Энҗе белән Руслан сабыйны...
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 25 июль көнне, Тукай районында болытлы. Һава температурасы көндез 21 градус җылылык, төнлә +12 градус. Болтылы һава кичкә кадәр сакланачак. Вак яңгыр. Төштән соң ул туктаячак. Җил тизлеге секундына 4 метр. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, иртәгә дә яңгыр явуы көтелә, пәнҗешәмбе явым-төшемсез, ә җомга - яңгыр.