Бүген Тукай районында 23 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар

Бүген Тукай районында 23 градуска кадәр җылыта

«Ниндидер кош борчылып чыркылдый да чыркылдый - җәйне югалткан...». Күбебез Шәүкәт Галиев язган шул кош халәтендә - җәй җылысын эзли. Июльнең беренче көнендә нинди һава торышы булыр икән, синоптиклар фаразын карап китик.

1 июньдә районда һава шартлары җылы һәм тотрыклы булса да, көн дәвамында температура үзгәреп торачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.

Иртән температура +17 градус булса, көн уртасында +23° кадәр күтәрелә. Кичке сәгатьләрдә температура +20 градус тирәсендә тукталса, төнлә +16 градуска кадәр төшәчәк.

Җил төньяк юнәлештән исә, уртача тизлеге 3,9 м/с тәшкил итәчәк. Кайбер вакытта ул көчәеп, 5,9 м/с  кадәр җитәргә мөмкин.

Н.Туганов фотосы

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев