Боерганда инвалидлар сәламәтлек саклау оешмасына сорау бирә алмаган
Боерган авылы мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында район вәкилләре - пенсия фонды, социаль яклау идарәсе, инвалидлар оешмасы катнашында табын артында "түгәрәк өстәл" чарасы үтте. Барысы 21 инвалид катнашты. Район вәкилләренә күп сораулар бирелде. Инвалидларны аеруча хастаханәләрдәге хезмәт күрсәтү мәсьәләсе борчый, бигрәк тә Күзкәй участок шифаханәсенең көндезге стационарга гына калуы җирле...
Боерган авылы мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында район вәкилләре - пенсия фонды, социаль яклау идарәсе, инвалидлар оешмасы катнашында табын артында "түгәрәк өстәл" чарасы үтте. Барысы 21 инвалид катнашты. Район вәкилләренә күп сораулар бирелде. Инвалидларны аеруча хастаханәләрдәге хезмәт күрсәтү мәсьәләсе борчый, бигрәк тә Күзкәй участок шифаханәсенең көндезге стационарга гына калуы җирле халыкны бик борчый. Халыкның сораулары бик күп, киләчәктә мондый чараларга сәламәтлек саклау органнарыннан да вәкилләр килсен иде, дигән теләктә калдылар, дип хәбәр итте безгә Боерган авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илүзә Шамилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев