11 декабрь 2017 яңалыклары
-
Боерганда урын өстендә ятучы инвалидларның хәлен белештеләр
Боерган авылында инвалидлар ункөнлеге декадасында урын өстендә ятучы, ярдәмчесез калган, йөри алмаган авылдашларның өйләренә барып, хәлләрен белештеләр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Әлеге чараны авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы җитәкчесе Филига Мингазова оештырды, дип хәбәр итә безгә Боерган авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илүзә Шамилова.
-
Боерганда инвалидлар сәламәтлек саклау оешмасына сорау бирә алмаган
Боерган авылы мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында район вәкилләре - пенсия фонды, социаль яклау идарәсе, инвалидлар оешмасы катнашында табын артында "түгәрәк өстәл" чарасы үтте. Барысы 21 инвалид катнашты. Район вәкилләренә күп сораулар бирелде. Инвалидларны аеруча хастаханәләрдәге хезмәт күрсәтү мәсьәләсе борчый, бигрәк тә Күзкәй участок шифаханәсенең көндезге стационарга гына калуы җирле...
-
«Кышкы матурлык» – 5 нче катнашучы Азалия Нәҗипова
Яңа поселогыннан Азалия Нәҗипова Яңа ел уңаеннан менә шушындый бүләкләр әзерләгән. Әлбәттә, аңа әнисе дә булышкан: - Миңа 8 яшь, Яңа поселогы мәктәбендә укыйм. Бу эшләнмәләрне без әнием белән бергә ясадык. Мин кышны бик яратам чөнки кыш көне Яңа ел бәйрәме була һәм Кыш бабай белән Кар кызы килә. Кышкы...
-
Тукай районында РФ Конституциясе көне уңаеннан чара узды
-
Владимир Вавилов хәйрия өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты булды
Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Казанда беренче хоспис төзегән өчен билгеләп үтелде. Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Владимир Вавилов Казанда беренче хоспис төзегән өчен хәйрия өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты булды. Шул хактагы указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Моңа кадәр Казан хосписы...
-
"БОЛГАР РАДИОСЫ" ПРЕМИЯСЕ: САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВКА "АЛТЫН ЙОЛДЫЗ" БИРЕЛМӘДЕ
9 декабрьдә Казанда "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тамаша узачак "Пирамида"га килеп кергәндә, артистлар сәхнә артында мәш килеп чыгышларына әзерләнә иде. Аларга комачауламас өчен залга юнәлдек. Сәхнәнең бизәлеше үзенчәлекле, чынлап та, милли рухта ясалган ул. Монда эләккән теләсә нинди кеше биредә татар телле чараның узуына инаныр...
-
Тукай районында 11 декабрьгә һава торышы
Бүген, 11 декабрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Кичкә таба кар явуы мөмкин. Һава температурасы көндез -21 градус, төнлә -8 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр тизлектә. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә көн бераз сындыра, көндез 6 градус, төнлә 3 градус суыклык көтелә, кар ява.