Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән аланлыгы бар халыкны үзенә җыйды

Авылымның мәңгелек, киң күңелле Сабантуй аланлыгы быел да безне үзенә җыйды. Туган авылым Бикләндә Сабантуй төп-төгәл сәгать 10да башланып, төнге сәгать 11гә кадәр гөр килде. Көндезгесе, кичкесе юк, әйтерсең лә халык Сабантуе мәйданында чиратлашып кизү тора: берәүләре кайта, берәүләре килә. 

Бәйрәмне матур итеп, бер сулышта мәдәният йортының театр режиссёры Алия Хәмидуллина алып барды. Җирлегебез башлыгы Мансур Сәхбиев белән «Биклән» җитештерү кооперативы җитәкчесе Разил Димөхәммәтов бар авыл халкына, хезмәт кешесенә бәйрәм котлауларын яудырды, бүләкләр тапшырдылар. Мәдәният йорты директоры Дамир Исламов оештыру эшләре белән мәшгуль, ул бит әле гармунчы да, җырчы да. Ә тракторчы, комбайнчыларга, игенчеләргә, терлекчеләргә бүген аерым хөрмәт! Алар мәйдан хуҗалары! Мәйдан түрен бизәп, барлык бәйгеләрдә үз урынын тоткан данлыклы «Хәтфә» фольклор ансамбле чыгышы да тамашачыларда зур ихтирам уятты. Алар арасында авылыбыз горурлыгы, Биклән халык театрының алыштыргысыз җитәкчесе, районда гына түгел, республикадагы иң оста гармунчыларның берсе Илдус Абдуллинның да бүгенгәчә сафта булуы барыбыз өчен дә зур куаныч. Әле районкүләм уздырылган «Сабантуй гүзәле – 2019» бәйгесе җиңүчесе дә безнең Биклән кызы Гөлназ Нуриева бит! Сабантуй мәйданын матурлап, күз карашларыбызның нурына коенып ул мәйдан түренә узды. Әй, матур да инде яшьлек! Безнең дә шундый матур чаклар булгандыр...
Мәйдан уртасында уеннар тынмады, бәйгеләрнең ниндиләрен генә уйлап тапмаганнар?! Күчмә кибетләрдә азык-төлектән киштәләр сыгылып тора, шашлык исләре борынны кытыклый. Халык та елдагыдан активрак: керәләр, уйныйлар, оталар, җиңәләр, шатланалар.
Элек бу тамаша икешәр көн дәвам итсә, хәзер ул бер генә көн бара. Әмма икенче көнне бөтен халык диярлек район Сабантуена ашкына. Быел да шулай булды. Монысы инде аерым вакыйга, аерым тарих, аерым әкият. Милләтемнең кайнар сулышын, җиргә тамган тирен тойдым анда. Ә үзем иҗат иткән район гимны җирдән түгел, ә күкләр кайтавазы булып ишетелде, бу минем район халкымның, тукайлыларның бердәмлек, хезмәт һәм тормыш гимны иде!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев