Бүген «Армиягә чакырылучы көне» үтә
1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе башлана. Аның кысаларында бүген «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортында «Армиягә чакырылучы көне» үтә. Районкүләм чарага бу көздә хәрби хезмәткә алыначак 40лап егет, аларның әти-әниләре чакырулы. Кнәз авыл җирлегеннән исә армиягә 6 егет - Николай Исаков, Рифкать Насыйфуллин, Алмаз Сәлмәнов, Иван Соловьев, Марат Таҗиев, Айдар Латыйпов...
1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе башлана. Аның кысаларында бүген «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортында «Армиягә чакырылучы көне» үтә. Районкүләм чарага бу көздә хәрби хезмәткә алыначак 40лап егет, аларның әти-әниләре чакырулы. Кнәз авыл җирлегеннән исә армиягә 6 егет - Николай Исаков, Рифкать Насыйфуллин, Алмаз Сәлмәнов, Иван Соловьев, Марат Таҗиев, Айдар Латыйпов китәчәк. Традиция буенча, егетләрнең әниләре улларының кулына бер уч туфрак тоттырачак. Чарада хәзрәт һәм атакай да катнашачак, алар яшьләргә хәерле юл теләп, үгет-нәсихәтләрен бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев