29 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә кулай бәягә азык-төлек тәкъдим ителә
Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. 30 сентябрьдә, шимбә көнне, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанда ярминкә, алдагы шимбәдәге кебек, шул ук 10 урында була. Совет районында "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр...
-
"МОЛОДЕЖКА" СЕРИАЛЫ ГЕРОЕ АНДРЕЙ КИСЛЯК РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ ТЕЛЕФОН НОМЕРЫН СОРАДЫ
Барча халыкны телевизор каршына утырткан, йөзләрчә яшүсмердә спортка мәхәббәт уяткан, хоккей белән җенләндергән "Молодежка" сериалын карыйсызмы сез? Әгәр шулай икән, бу язманы сез, һичшиксез, укырга тиешсез! Күптән түгел үзенең таркаулыгы, әти сүзеннән чыга алмавы белән яраттырган Семен Бакин (актер Игорь Огурцов) һәм кызларның йөрәген яндырган Андрей Кисляк (актер Влад Канопка)...
-
Кадерле картлык
Икълимә апа егылып аягын имгәткән, ятып кына тора, дигәнне ишеткәч, күршеләр барыбыз да бик борчылган идек. Олы яшьтә бит, 93е тулды! Ак әбиебез, яулыгын татар әбиләренә генә хас булганча, матур итеп бәйләп, уңайлы туфлиләрен киеп, урамнан келт-келт басып үтеп киткәндә сокланып, хөрмәт белән сәламләп кала идек. Күлмәкләрне гел алмаштырып тора,...
-
Бүген «Армиягә чакырылучы көне» үтә
1 октябрьдән көзге чакырылыш кампаниясе башлана. Аның кысаларында бүген «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортында «Армиягә чакырылучы көне» үтә. Районкүләм чарага бу көздә хәрби хезмәткә алыначак 40лап егет, аларның әти-әниләре чакырулы. Кнәз авыл җирлегеннән исә армиягә 6 егет - Николай Исаков, Рифкать Насыйфуллин, Алмаз Сәлмәнов, Иван Соловьев, Марат Таҗиев, Айдар Латыйпов...
-
Авыл җирлеге бинасы һәм мәдәният йорты ачыла
Бүген Новотроицкоеда яңа төзелгән авыл җирлеге бинасын ачу тантанасы үтә. Бу объект республика ярдәме белән барлыкка килде. Әлеге чарадан соң Борды авылы мәдәният йорты ачыла. Биредә дә ремонт республика программасы кысаларында башкарылды. Тукайлыларны әлеге матур вакыйгалар белән котларга Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакировның килүе көтелә.
-
Йөзьяшәр әбиләр
Бүген районда яше 90нан узган 167 өлкән кеше яши. Шуларның өчесе 100 яшьтән үткән әбиләр. Әҗмәкәй авылында яшәүче Фатыйма Мөхәммәтгарипова сентябрь аенда 102 яшен тутырды. Иске Дөрештә яшәүче Минҗамал Хәсәнова 4 мартта бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. 27 июньдә исә балалары, оныклары, туганнары, якыннары «Татарстан» совхозы поселогыннан Сабира Харисованың 100...
-
Тукай районында бүгенгә һәм алдагы көннәргә һава торышы фаразы
Бүген, 29 сентябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы. Иртәдән кичкә кадәр яңгыр ява. Һава температурасы көндез 7 градус җылы, төнлә +3 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, синоптиклар ял көннәрендә дә яңгыр вәгъдә итә. Дүшәмбе исә суыта һәм кояшлы.