Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кадерле картлык

Икълимә апа егылып аягын имгәткән, ятып кына тора, дигәнне ишеткәч, күршеләр барыбыз да бик борчылган идек. Олы яшьтә бит, 93е тулды! Ак әбиебез, яулыгын татар әбиләренә генә хас булганча, матур итеп бәйләп, уңайлы туфлиләрен киеп, урамнан келт-келт басып үтеп киткәндә сокланып, хөрмәт белән сәламләп кала идек. Күлмәкләрне гел алмаштырып тора,...

Инде аны урамда күреп булмас микәнни? Шәһәрдән кайтып кергәндә капка төпләрендә ак яулыклы әбиләр утырганда нинди рәхәт, урамнар ямьле иде бит... Кышлар шулай узды. Күршеләр Икълимә апа янына сукмакны суытмады. Әнигә шалтыратсам, Икълимә апаларга хәл белергә кердем, озак итеп утырып чыктым әле, ди. Уң як күрше Флүрә апа Нуриева, чапырыш күрше Вәсимә Вәлиева көн дә диярлек кереп чыга. Чордашы 93 яшьлек Рәхимә әби Фәрдиева, каршыда гына яшәүче Фәүзия әби Фәрхетдинованың таякка таянып Маннаповларның төзек, ныклы ихата капкасыннан кереп киткәнен күреп каласың. Кем кайчан гына кермәсен, бер нәрсә анык: Икълимә апаны балалары, оныклары бик нык тәрбияли, карый. Гомер буе төп нигездә бергә яшәгән килене Зөһрә апа, улы Рөстәм абый өрмәгән урынга да утыртмыйлар, Түбән Камада яшәп лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып төпләнгән кызы Гөлсинә апа көн-төн янында. Калмиядә яшәүче Гөлчәчәк апа да әнисен килеп тә, үзләренә алып китеп тә тәрбияләде, кадер-хөрмәт күрсәтте. Оныклар, оныкчыклар да читтә калмады, рәхмәт аларның барсына! Бу җәйдә яраткан ак әбиебез Икълимә, Ходайның хәер-рәхмәте белән үз аякларына басып, урамга чыга башлады. Таякка таянып, ә шулай да үзе бит. Яңадан йөри алмас инде дигәннәр иде. Тәрбия-хөрмәт аякка бастырды аны. Әбекәебезнең ак яулыкларын бәйләп, урамда күренүенә барыбыз да ихлас шатландык.

Бу юлы кайткач, Икълимә апа янына, сөенә-сөенә хәер бирергә, әти, әбием рухына дога укытырга кердем. Кызлары, килене яныннан китми, барыбыз бергә, бик рәхәт итеп, сөйләшеп утырдык. Хуҗалар кергән кешегә, кунакка һәрчак шат биредә һәм бу кайчан керсәң дә сизелә.

- Әбиең Гайния белән бик якын иптәш кызлар идек, аны догамнан калдырмыйм, - ди Икълимә апа. Авыр сугыш елларында аның белән бергә авыл мәктәбендә ач-ялангач балаларны укыткан, авылдашлар арасында агитация, пропаганда эше, фронт өчен, Җиңү өчен дип җан тартышып яшәгән көннәрне искә алып, әбиемне онытмаганы, догада торганына рәхмәт аңарга!

Икълима апа тыл ветераны, сугыш ветераны толы. Ире мәрхүм Хәким Маннапов Брест крепостендә фашист илбасарлары һөҗүменә каршы торган, сугыштан җиңү белән кайткан батыр солдат. Гомер буе әбием кебек үк икесе дә мәгариф өлкәсендә эшләделәр. Балаларга белем-тәрбия бирделәр. Тиңдәшсез батырлык күрсәткән, үз-үзен аямый илгә-көнгә хезмәт иткән буын бу. Тик менә сирәгәйделәр шул, вакыт аяусыз. Әбиемнең чордашларын, сугыш елларында авылда бергә эшләгән замандашларын Җиңү көне уңаеннан эзләгән идем. Нибары өч кеше - Икълимә апа, якын дусты Һидая, Чаллыда Мөнәвәрә апаны таптым. Күпне күргән, күпне кичергән, ни генә булмасын рухи биеклектә калган бу затлар бик кадерле, якын безгә.

Бу ялларда өлкәннәр декадасы башлана. Чагыштырмача, яңа бәйрәм, әмма ул тормышыбызга киң вакыйга булып кереп бара. Бу көннәрдә әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең хәлләрен белергә, бүләк-күчтәнәчләр алып кайтып килергә ашыгабыз. Өлкәннәребезне хезмәт коллективларыннан тәбриклиләр. Кадер-хөрмәт, җылы сүз барыбызга да кирәк. Игътибар авыруны сихәтләтә, рухы сүнгәнгә көч кертә. Олыгайган кеше кадере бетсә, үзен кирәксез тойса сула, дөньядан иртә китә. Икълимә апаны якыннарының кадер-хөрмәте аякка бастырды дидем. Аның тарихын юкка гына китермәдем, ярату, игътибар могҗизалар тудыра. Уйлап карыйк әле, безне көтеп, күңел җылыбызга тилмереп ятмыйлармы өлкәннәребез? Ункөнлектә генә түгел, һәрдаим кадерлик-хөрмәтлик аларны, гомерләрен озынайтыйк! Картлык кадерле булсын!

Инзилә Әхмәтгәрәева,
ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев